

Тал-тирәкләре җилдә шаулап үзенчәлекле моң тәшкил иткән, иркен кырлары өстендә ак болытлар йөзгән, урман-тугайларында киек кошлар сайравы өстәлеп, сихри симфониягә әверелгән гүзәл җирдә – Күәш ярларына сыенып утырган Имәнлекул авылында “Чатра колхозының булдыклы эшчәннәренең берсе Назыйфулла Нурлыгаян улы Әҗмәтовның җиде балалы гаиләсендә 1927 елның 1 сентябрендә дөньяга килгән улларына Нәҗип исемен бирәләр. Кечкенәдән кул арасына кереп, тәүдә йорт хуҗалыгында, артабан колхоз эшендә кулыннан килгәнчә ярдәмләшеп үсә ул. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган җәйдә ундүрте дә тулмаган Нәҗип фронтка киткән ир-атларны алмаштырган өлкәннәр, хатын-кызлар, үсмерләр белән беррәттән тылда Җиңү таңын арттыру хакына ал-ял белми хезмәткә кушыла. Башлыча атлар карый үсмер. Бу малкайларны да әледән-әле килеп, фронт ихтыяҗлары өчен сайлап алып китеп торалар: кайсы йөк ташырга, кайсы кавалериягә, кайсы артиллерия орудиеләрен йөртергә, кайсы хуҗалык ихтыяҗларына, дигәндәй. Авылдан ир-егетләрне генә түгел, әлеге малкайларны да ил азатлыгын яклау хакына изге көрәшкә озатырга туры килүен аксакал әле дә зур дулкынлану хисләре белән сөйли. Ул чакта басуларда үстерелгән игенне бөртегенә кадәр диярлек элеваторга озатканнар, ә язын чәчәр өчен бүленгән орлыкны юл өзеклеге шартларында да ташырга тиеш булганнар. Транспорт чаралары җитешмәү сәбәпле, Дүртөйле пристаненнән күбрәк орлыкларны аркага капчык асып өлкән агай-апалар, хатын-кызлар, үсмерләр ташыган. Ярым ач булсаң да, үзеңә тапшырылган игенне граммына кадәр югалтмыйча алып кайтып тапшырырга тиешсең. Ә күпме тапкырлар су ташып күперләр өстеннән акканда елгаларны кичү сират күперләре кичү белән бәрабәр булган. Нәҗипнең күңелендә иң тирән эз калдырганы – 1944 елның язы. Әнә шундый михнәтле сәфәрләрнең берсеннән арыпталып кайтып керүләренә өйдә коточкыч хәбәр көтеп торган – сөекле әнисе вафат булган. Унҗидесе тулар-тулмас Нәҗипне дә ил сагына – Кызыл Армия сафларына 1944 елда чакырып алалар. Тоцк хәрби әзерлек лагерендә үзе кебек йөзәрләгән үсмерләр белән бергә пулеметчы һөнәрен үзләштерә егет. Бергә булганнарның бер өлешен Көнбатышка – фашистик Германияне тармар итеп үз өңенә куучылар сафларына, бер өлешен Ерак Көнбатышка – япон миллитаристлары һөҗүме янаган төбәккә калкан итеп озата торалар. Нәҗип исә эчке гаскәрләр сафына эләгә – конвой частендә немец-фашист әсирләрне саклап йөртүгә тәгаенләнә. Бөтен Европаны тез чүктергән илбасарлар үзләре җимергән шәһәрләрне, завод-фабрикаларны кабат тергезүдә көч сала, шахталарда күмер чаба, урман кисеп агач әзерли, юллар сала һәм башка эшләргә җәлеп иттлә. Аларны саклап йөртү өчен батырлык та, уяулык та таләп ителә. Биш ел дәвамында шушы җаваплы эштә хезмәте “Батырлык өчен”, “Җиңү өчен” кебек медальләр белән билгеләнгән якташыбыз 1950 елда демобилизацияләнеп кайта. 1949 елда әтисе дә дөнья куйганлыктан, Нәҗип якынын күрми дә калган була. Дөнья күреп кайткан яшь егет озак ял итеп тормый, Имәнлекул машина тракторстанциясенә эшкә урнаша. Биредә тәүдә техника һәм механизмнар көйләүче слесарь, артабан – курсларда белем алып, киң профильле механизатор, водитель, технолог булып эшли. 1953 елда Түбән Аташ авылы кызы Рәзинә Әхкәметдин кызы белән дөнья коралар һәм хәләл җефете 2006 елда авыр чирдән вафат булганчы 53 ел дәвамында тату гомер кичерәләр. Машина-трактор станцияләре бетерелгәч, ул берничә ел “Победа” колхозында, ә 1972 елдан хаклы ялга киткәнче – Югары Аташта урнашкан нефтьчеләр идарәсендә гараж мөдире вазыйфасында эшли. Хәер, яше тулгач та хаклы ялга тукталмыйча тагын берничә ел урындагы ремонт-техник остаханәсендә узел-механизмнарны көйләүче хезмәтендә илебез икътисадын үстерүгә көчен кызганмый әле хөрмәтле ветеран. Яшьлеген сугыш урлаган буын вәкиле мәктәпләрдә еш була, төрле чараларда актив катнаша. Имәнлекул урта мәктәбендә ул соңгы елларга кадәр үсеп килүче яшь буын вәкилләренә тылдагы хезмәт, армия тормышы, Ватанга сөю һәм бирелгәнлек хисләре тулы чыгышлары белән илсөярләр булып үсәргә ярдәм итә.