ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүгә - 80 ел
30 апрель 2025, 04:25

Без – сугыш чоры балалары

Михнәтле еллар кыравы тигән балачак,үсмер генә чактан күргән авырлыклар искә төшеп, үткәннәр шигъри юллар булып ак кәгазьгә күчә

Без – сугыш чоры балаларыБез – сугыш чоры балалары
Без – сугыш чоры балалары

Бөек ватан сугышы башланганда сабый гына булып калган балаларның берсе мин. 1939 елның 18 февралендә татарстан республикасы Кызыл Юл районы (аннан тукай районы дип йөртелде, ә инде Арча кушылгач, Арча районы булып калды), иске Өҗем авылымда туганмын. Әтием МТС механигы булгач, гаиләбезгә күченеп йөрергә туры килә. Яңа Кенәр авылында урта мәктәпне тәмамлау белән МТС конторасына эшкә урнаштым. Аннан белем алу – һөнәр сайлау теләге белән Үзбәкстан якларына юлландым. Маргелан шәһәрендәге 14 мең кеше эшләгән ефәк комбинатында бизәкләр басу цехында набойщик булып әйбәт кенә эшләп киттем. Тырышып эшләдем, күп тә үтми дүртенче разрядка ия булдым, алдынгы эшчеләр сафына бастым. Шулай итеп, тамак туклыгын гына түгел, өс-башымны карарга да мөмкинлегем артты. Җәмәгатьчелек тормышында да актив булырга омтылдым. Язу сәләтемне игътибарга алып, мине цехның “Красильщик”гәзитенә редактор итеп куйгач, күңелем тагын да канатланып китте. Югары уку йортларына керү мөмкинлеге булмаса да, курсларга йөреп берничә төрле яңа һөнәр үзләштердем. Яшьлегемнең якты иртәсендә гомерлек мәхәббәтемне очраттым. 1961 елда Чакмагыш районының Тозлыкуш авылында туган Венера Әбелкарам кызы белән гаилә кордык. Ул комбинатта тукучы булып эшли иде. Уңган да, чибәр дә иде. Берничә елдан без Чакмагышка кайтып төпләндек. Икебезгә дә эш эзләп интегәсе булмады. Документларымны күрсәткәч, мине җиңел генә почтамтның радио узелына эшкә кабул иттеләр. Үзбәкстанда радио-телевизор төзәтү курсларына йөрүем ярдәм итте. Бер елдан соң нефтьчеләр элемтәсенә тәкъдим иттеләр. Венера да коммутаторда эшләде.Нефтьчеләр конторасы Кандрага күчерелгәч, яңа ачылган”Гидравлика” заводында яңа һөнәр үзләштердем. Венерам белән гомер юлыннан җитәкләшеп кенә уздык без. Тормыш мәшәкатьләре генә түгел, иҗади-сәнгати мавыгуларыбыз да уртак булды. Венерам берничә телдә матур итеп җырлый иде. Мин тальянда уйныйм. Икебез дә халык исемен горур йөрткән “Идел” ансамбленең актив әгъзалары булдык. Венерамның бакыйлыкка күчүен бик авыр кичерсәм дә, улларымның (берсеннән-берсе уңган, акыллы өч ул үстердек) һәм киленнәремнең игътибары тәрбиясе картлыгымны тыныч- өметле итә. Өлкәнәйгән саен хәтер үткәннәрне яңарта. Ирексездән сугыш кыравы тигән балачакларыбыз,үсмер генә чактан күргән авырлыкларыбыз искә төшә. Үткәннәрем шигъри юллар булып ак кәгазьгә күчә.

Бирешмәдек

Көтмәгәндә аяз күкне
Кара болыт каплады.
Җәйге иртә.Сәгатъ дүрттә
Канлы сугыш башланды.
Сугыш белән ачлык килде,
Тагын башка кайгылар.
Тик барыбер халык түзде,
Сер бирмәделәр алар.
Ачлык иде ил буенча,
Ашадык без кәлҗемә.
Менә шулай исән калдык
Бирешмичә үлемгә.
Кәлҗемә дә тансык иде,
Тәтемәде көн саен.
Әле дә керә төшләремә,
Җәфаланам төн саен.
Язмыш безне аямады,
Әрнетте йөрәкләрне.
Язмыш безне камчылады,
Телгәләп бәгырьләрне.
Барысына да гаепле
Каһәрле сугыш елы.
Бирешмәдек фашистларга,
Булмадык алар колы.
Башкача булмасын иде
Дөньяда явыз сугыш.
Халыклар тыныч яшәсен,
Алсыннар иркен сулыш.
Хөрмәтле райондашларым!
Җиңү бәйрәме алдыннан сезгә
иң изге теләкләремне юллыйм.
Барыбыз да тынычлыкта,тор
мышның кадерен белеп яшик,
тырышып эшләп ил куәтен арт
тырыйк, матур итеп дөнья кө
тик, Җир шарында беркайчан
да сугыш булмасын, дип телик.

#Победа80

Автор:Габделфәт нуриев.
Читайте нас