

Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев объектта булып, анда эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмасы җитәкчеләре, төзелешкә күзәтчелек оешмасы вәкилләре белән аралашты, төрле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Район җитәкчесе белдерүенчә, кыска гына вакыт эчендә биредә күләмле эш башкарылган. Эшләр эчке һәм тышкы якта параллель рәвештә, графиктан алда бара. Демонтаж эшләре инде төгәлләнгән, төзүчеләр стеналарны тигезләп штукатуркалауга, идәннәрне тарттыру өчен нигез әзерләүгә, бинаның алгы ягын бизәүгә керешкәннәр. “Иң мөһиме – шушы темпны тоту һәм билгеләнгән вакытка эшләрне тулысынча төгәлләү”, – диде Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Район җитәкчелеге эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – мәгариф учреждениеләрен төзек хәлдә тоту, аларның матди базасын ныгыту. Ул укучыларга белем алуга шартларны яхшырту, заманча уңайлыклар тудыру өчен күп көч сала.
“Балалар өчен уңайлы, дөнья стандартларына туры килүче мәктәп балаларны да, ата-аналарны да, педагогларны да канәгатьләндерергә тиеш”, – ди мәктәп директоры Гөлназ Таһирҗан кызы Моратова.
Имәнлекул урта мәктәбендә ул төзелеш сафка кертелгәннән алып беренче тапкыр шундый масштаблы капиталь ремонт үтә. Эшләрне август урталарына тәмамларга планлаштыралар.