

Каһарман яугир, укытучы-тәрбияче булган Илебез мәнфәгатьләрен саклауны бүген яугирнең онык-туруннары дәвам итә – оныгы әле махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз бәйсезлеген яклап көрәшә районыбыз мәгарифе тарихында тирән эз калдырган фронтовик укытучылар арасында картәтиебез әхмәтзәки Бәдретдин улы Бәдретдинов тозлыкуш авылының иң ихтирамлы, абруйлы аксакалларының берсе иде. Яу яланнарында батырларча көрәшеп, каты җәрәхәтләнү аркасында артабан хәрби хезмәткә яраксыз дип табылса да, ул дүрт дистә елдан артык гомерен үсеп килүче яшь буынга төпле белем һәм ныклы тәрбия бирүгә багышлады, соңгы көннәренәчә яшьләр остазы, ватанпарвәрлек үрнәге булып калды. Матур табигатьле Тозлыкуш авылында 1919 елның 8 апрелендә дөньяга килгән ул. Кечкенәдән аның чәчәкле болын-тугайларын, урман-кырларын гизәргә яраткан, хәтта өлкән яшьтә дә шушы сөюенә тугрылык саклап кала алган. Авылда башлангыч, Югары Аташ җидееллык мәктәпләрендә зирәк, тиз арада отып алучан, белемгә омтылучан укучы булган ул. Талантлы һәм сәләтле егеткә фельдшерлыкка укып чыгарга тәкъдим иткәннәр һәм Уфада ул өч ел дәвамында шушы һөнәр үзенчәлекләренә төшенгән, остарган. Яшь белгечне юллама белән Краснокама районына эшкә тәгаенләгәннәр, биредә ул тире венерология диспансерын төзеп ачуга үз өлешен керткән. 1939 елның көзендә биленә солдат каешы буып, данлыклы Кызыл Армия сафларында хезмәт итә башлаган. Ерак Көнчыгышта 133нче артиллерия полкында 76 миллиметрлы орудие төзәүчесе, расчет командиры урынбасары старшина Бәдретдинов Халкин-Гол күле янында Квантун армиясен кыйратуда катнашып, хәрби чирканчык алган. Бөек Ватан сугышы башланганда ул хезмәт иткән 32нче укчылар девизиясе Приморье краеның Раздолье станциясендә урнашкан булган. Немец-фашистларының илебез башкаласы Мәскәү шәһәренә һөҗүмен туктату максатында картәтиемнәр хезмәт иткән хәрби берләшмәне дә шушы юнәлешкә күчергәннәр. 11 сентябрьдә эшелоннарга төялгән частьләр 29 ында Морозово, Погост, Вельца районнарында позицияләр били, Ленинград фронтының 4нче армиясе составына беркетелә. Аларга Любань шәһәрен азат итү бурычы йөкләтелә. Әмма фашистларның Мәскәүгә юнәлтелгән “Тайфун” операциясе башлану сәбәпле аларны 5 октябрьдә Можайск юнәлешенә күчерәләр. Биредәге ныгытылган районда дошман гаскәрләренең көчле һөҗүмнәрен кире кагып, башкалабызга янаган хәвефне киметүгә зур өлеш кертә алар. Авыр көрәшләрнең берсендә аягы яраланган Әхмәтзәки картәтием бер ай Калуга госпиталендә ятып савыгып чыга, артабан тагын явыз дошманга каршы аяусыз көрәшә. Бернәрсәгә карамый Мәскәүне басып алырга омтылган фашистлар тылында камауда калып 18 көн алыша әле алар. Ротада барлыгы 30 кеше генә исән кала. Өлкәнрәк дәрәҗәле офицерлар сафтан чыгу сәбәпле, төркемгә командалык итүне старшина Бәдретдинов үз өстенә ала. Авыр көрәшләр белән дошман камавын өзеп, үзебезнең якка нибары биш яугиргә генә чыгу насыйп була, шуларның берсе һәм җитәкчесе – старшина Әхмәтзәки Бәдретдинов була. Беркадәр тикшерү үткәреп, аларны яңадан фронтка озаталар. 1941 елның 20 октябреннән ул 298нче укчылар девизиясенең 298-нче укчы полкында санинструктор булып хезмәтен дәвам итә. Дошманны Мәскәү яныннан алып ташлагач, дивизияне 50нче армия составында Көнбатыш фронтка күчерәләр. 1942 елның апреленнән карт-әтием Ржев-Вязьма һөҗүм операциясендә катнаша. Шушы елның августында частьләрен Сталининград шәһәрен обороналауга күчерәләр. Дошман белән каты алышларның берсендә 1942 елның 27 декабрендә шартлаткыч пуля аның уң кулы чугын каты җәрәхәтләндерә. Уфадагы 2574 санлы эвакогоспитальдә дәваланган Әхмәтзәки Бәдретдинов, бармаклары хәрәкәтләнүдән чикләнү сәбәпле, 1943 елның 20 мартында сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән азат ителеп, запаска чыгарыла.
(Язманың ахырын гәзитнең 18 санында укырсыз).
#Победа80