

Язның шушы якты көнендә районыбызда байтак бәйрәм чаралары үтә. Иртән үк мәдәният йорты янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды. Анда үзебезнең районда яшәүче уңганнар шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итте, шулай ук Бакалы, Илеш һәм башка тирә-як районнардан килүчеләр дә үз товарларын алып килде. Якташлар район кулланучылар җәмгыятендә җитештерелгән камыр ризыкларын һәм башка төрле азык-төлекне, шулай ук бу көнне ярминкәдә сатылган сөт ризыкларын, яшелчә-җимешләрне, чәчкә һәм агач үсентеләрен теләп алды. Иртәнге сәгатьләрдә мәйданга килүчеләргә район мәдәният йортының сәхнә осталары һәм "Идел" ансамбле әгъзалары җырлы-моңлы бәйрәм сәламнәрен җиткерде.