ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр

Ил чакыргач изге яуга

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мират Хәнәфи улы Локманов 100 яшен каршыларга җыена

Ил чакыргач изге яугаИл чакыргач изге яуга
Ил чакыргач изге яуга

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мират Хәнәфи улы Локманов 100 яшен каршыларга җыена Сыйрышбаш авылында игелекле гомер йомгагын сүтүче олы хөрмәткә ия Бөек ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, күкрәккә тагыла торган “Башкортстан республикасы Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе иясе, “алга” кооператив колхозының мөгътәбәр атказанган колхозчысы мират хәнәфи улы Локманов Бөек Җиңүнең 80нче языннан соң алтын көз аенда бер гасырлык күркәм юбилеен балалары, онык-туруннары игътибарам ихтирамында олылап билгеләп үтәргә җыена. хөрмәтле ил агасының изге ниятләренең, һичшиксез, тормышка ашуын күрергә насыйп булсын. Булдыклы авыл эшчәннәре гаиләсендә 1925 елның 20 сентябрендә дөньяга килгән ул. Бөдрә талларында сайрар кошлар моңлы җырларын сузган йөгерек сулы Сыйрыш елгасында балык кармаклап, иркен тугайларында аунап-тәгәрәп үскән, хуш исле аллы-гөлле чәчәкләре, тәмле җиләк-җимешләре белән әсир иткән Сыйрышбаш авылында тәүдә башлангыч, арытаба җидееллык мәктәптә белем алганда да зирәклеге, төгәллеге, олы җаваплылыгы, һәр яңалыкны отып калып үзләштерергә омтылуы белән аерылып тора үсмер. Күп замандашлары кебек үк, киләчәккә корган якты планнарын челпәрәмә китергән Бөек Ватан сугышы башланганда уналтысы да тулмаган Миратка тиз арада егетлек корына керергә туры килә. Тәүге айлардан ук илебезне явыз баскынчылардан курчалау хакына аяусыз көрәшкә юнәлгән әтисен, абыйларын һәм башка өлкәнрәк авылдашларын алмаштырып, яшьтәшләре белән бергәләп алар авыл өлкәннәре, хатын-кызлар белән беррәттән колхоз эшләренә җигелә, Җиңү таңын якынайту хакына көн-төн ал-ял белми эшли. 1943 елның 2 февралендәул чакта унҗиде генә яшьлек Миратка да хәрби хезмәткә повестка килә. Ил алдындагы изге бурычын үтәргә күп яшьтәшләре белән беррәттән юнәлгән егет тәүдә Ырынбур янәшәсендә 53нче аерым укчылар полкында 6 айлык хәрби әзерлек курсларын үтә. Сентябрь аенда 164нче мотоукчылар батальоны яугире буларак, Икенче Украина фронты составында явыз дошманнарга каршы көрәшкә кушыла. Тәүге чирканчыкны мотоукчы Локманов Житомир шәһәрен азат итү өчен барган көрәшләрдә ала. Танк гаскәрләренә беркетелгән аларның мотоукчылар подразделениесе бер-бер артлы илебез шәһәрләре һәм авылларын дошман коллыгыннан азат итә-итә көнбатышка җиңүле адымнар ясый. Умань шәһәре янындагы тиңдәшсез алышта яраланып, Белая Церковь шәһәрендә хәрби госпитальдә аякка басып, үзләренең частенә әйләнеп кайтта. Җиңү таңын Поль-шаның Краков шәһәрен азат иткәндә яраланып госпитальдә ятып чыкканнан соң тернәкләнеп килүче яугир буларак склад каравыллауны башкарган хәрби частьтә каршылый. Артабан аларның частен Ерак Көн-чыгышка күчерәләр. Биредә ул япон милитаристларын тез чуктерүдәге алышларда да үзен чын патриот, кыю яугир итеп таныта. 1945 елның декабрендә демобилизацияләнгән ут-сулар кичкән яугиргә 20 генә яшь булса да, киң күкрәген изге яуларда кан коеп яулаган медальләр бизи, кыюлыгы шулай ук Югары Башкомандующий И.В. Сталинның берничә Рәхмәт хаты белән дә билгеләнә.

Ил чакыргач изге яуга
Ил чакыргач изге яуга
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас