

Бу көнне биредә тарихи ва кыйга булды – Бөек Җиңүнең 80 еллыгында Русия буенча беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә 80 Мәңгелек ут кабынды. Аның берсе «Җиңү утын саклыйбыз» масштаблы акциясе кысаларын да район үзәгендәге Җиңү паркында кабынды. Ут өлешчәсен башкалабыз Уфадагы Җиңү паркындагы «Мәңгелек ут» мемориалыннан алып кайттылар. Ватанны саклаучылар истәлегенә үткәрелгән әлеге тантанада Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, МХОдан кыска вакытлы ялга кайткан яугирләр, сугыш чоры балалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, район халкы катнашты. Бу хакта тулырак гәзитебезнең алдагы санында укый алырсыз.