

Бу көнне биредә 12:00 сәгатьтә тарихи вакыйга булды – Бөек Җиңүнең 80 еллыгында Россиянең барлык сигез федераль округында беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә 80 Мәңгелек ут кабынды. Аның берсе «Җиңү утын саклыйбыз» масштаблы акциясе кысаларында безнең район үзәгендәге Җиңү паркында кабынды. Ут өлешчәсен башкалабыз Уфадагы Җиңү паркындагы «Мәңгелек ут» мемориалынан алып кайттылар. Ватанны саклаучылар истәлегенә үткәрелгән әлеге тантанада Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, җаваплылыгы чикләнгән «Газпром регионара Уфа» җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Локманов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, МХОдан кыска вакытлы ялга кайткан яугирләр, сугыш чоры балалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, район халкы катнашты. Чакмагыш районында туып үскән ун меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән. Аларның алты меңләбе илебез тынычлыгы өчен башларын салып, яу кырларыннан кайтмаган, хәбәрсез югалган. Төбәк җитәкчесе халыкны истәлекле вакыйга һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. – Бүген бөтен ил буйлап Мәңгелек утлар кабына. Без монда, Чакмагышта, илебезнең иң мөһим бәйрәме –Җиңү көне алдыннан җыелдык. Безнең бөтен ил халкы тынычлык өчен Бөек Ватан сугышы яуларында көрәшкән. Чакмагыш районы турында сөйләсәк, биредән 10 меңнән артык хәрби фронтка киткән. Алты меңләбе фронттан кайтмаган – һәлак булган, хәбәрсез югалган. Чакмагыш җире өч Советлар Союзы Героен, Дан орденнарының тулы бер кавалерын – чын геройларны бүләк итте. Бүгенге көндә дә, махсус хәрби операциядә Чакмагыш районы яугирләре үз бурычларын лаеклы үти. Без алар өчен дога кылабыз, аларга рәхмәт әйтәбез һәм, әлбәттә, исән-сау туган якларына кайтуларын көтәбез. Без Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнар алдында баш иябез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Мәңгелек утның аерым әһәмияте бар. Бу – хәтер һәм хөрмәт, Җиңү символы. Барыгызны да якынлашып килүче Җиңү Көне – иң мөһим бәйрәмебез белән котлыйм. Барыгызга да тынычлык, игелек һәм иминлек телим! – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына масштаблы проект «Газпром» җәмгыяте тарафыннан тормышка ашырыла. Акция 2025 елның февралендә Алтай Республикасында старт алды. Компания ярдәме белән бөтен ил буйлап 130 дан артык «Мәңгелек ут» мемориалын газ белән тәэмин итүгә тоташтырачаклар. «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Локманов та сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. – «Газпром» компаниясе Бөек Ватан сугышы елларында көрәшкән һәм бүген махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучылар истәлегенә масштаблы проектны тормышка ашыра, – диде ул. – Сезне якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйм, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим. Якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Газизҗан Игъдислам улы Исламовның оныгы, спортчы-паралимпияче Рөстәм Нәбиев шулай ук барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Мәңгелек утны кабызу хокукы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның балалары – оныкларына – әтисе Габдрахман Еникеев Мәскәүне саклауда катнашкан Чакмагыш районы ветераннар Советы Рәисе Идгар Еникеевка, Дан орденының тулы кавалеры Шәйхелислам Сәлиховның кызы Флүрә Сәлиховага, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Мөбәрәк Мостафинның оныгы, гимназиянең 10 сыйныф укучысы Нияз Мостафинга бирелде. Алга таба чарада катнашучылар сугыш кырларында һәлак булганнарны бер минут тын торып белән искә алдылар. Башкортстан Башлыгы һәм мөхтәрәм кунаклар шулай ук Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. "Җиңү утын саклыйбыз” акциясе кысаларында Русия төбәкләре видеоэлемтә режимында бөтен Русия буенча 80 мемориаль комплекста Мәңгелек утны кабызу тантанасына кушылды. Санкт-Петербургта «Журавли» мемориаль комплексында Русия Президентының Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Гуцан үзенең чыгышында «Җиңү утын саклыйбыз» акциясенең мөһимлеген билгеләп үтте. – Мәңгелек утлар барлык федераль округларда, илебезнең төрле төбәкләрендә кабыначак. 1957 елда Ленинградта Марс кырында Мәңгелек ут кабына, аның ялкыны безгә Бөек батырлыкны һәм халкыбызның киләчәге хакына китергән гаять зур корбаннарын искә төшерә. Бу ут безгә Ленинград блокадасының коточкыч көннәрен, халкыбызның җиңү өчен түләгән бәясен искә төшерә, – диде Александр Гуцан. – Бу ялкын безнең балаларыбыз, оныкларыбыз һәм туруннарыбыз өчен мәңге янып торачак. Бүген безнең хәрбиләр махсус хәрби операция кырларында нацизмга каршы көрәшә. Без аларга тизрәк җиңү телибез. Русия энергетика министры Сергей Цивилев «Газпром» җәмгыяте җитәкчелегенә «Җиңү утын саклыйбыз» социаль проектына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. – Компания бөтен ил өчен мөһим булган бу чараны гамәлгә ашыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Илебезнең ягулык-энергетика комплексы бүген Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек эшенә кушылды, – дип билгеләп үтте Сергей Цивилев. – Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм һәм шушы искиткеч вакыйга белән котлыйм. «Газпром» идарәсе рәисе урынбасары Сергей Хомяков үсеп килүче буынны тәрбияләүдә акциянең әһәмиятен ассызыклады. – Җиңү көне-һәрберебез өчен изге көн. Халкыбыз берләште һәм Ватанын югалудан сакланды, дөньяны фашизм дәһшәтеннән коткарды. Без Җиңүнең нинди кыйммәт бәя белән түләнгәнен хәтерлибез. Шуңа күрә без киләчәк буыннарга ата-бабаларыбызның батырлыгы турында истәлек итеп Мәңгелек утлар кабызабыз. Без балаларыбызда һәм оныкларыбызда Ватанга карата мәхәббәт һәм фидакарьлек тәрбияләргә тиешбез, – диде Сергей Хомяков. «Газпром межрегионгаз» җәмгыятенең генеральный директоры Сергей Густов төбәкләрдә яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. – Без «Җиңү утын саклыйбыз» Бөтенрусия акциясенең үзәк чарасын үткәрәбез. Хәтер мемориалларын челтәрдән газга тоташтыру ил төбәкләренә газ үткәрү программасы кысаларында бара. Бүген без бөтен Русия буенча – Камчаткадан Калининградка кадәр мемориаль комплексларда Мәңгелек утлар кабызабыз, – диде Сергей Густов. – Без совет солдатлары һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында истәлекне изге итеп саклыйбыз. Бу – безнең уртак горурлыгыбыз. Барыгызны да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм. Башкортстан Башлыгы безнең белән әңгәмәдә илебез тарихына һәм Ватан Геройларына ихтирам итүнең тарихи традицияләренең әһәмиятен ассызыклады. – Мәңгелек ут – хәтер символы, ул яшьләрне тәрбияләүдә дә зур әһәмияткә ия, – диде Радий Хәбиров. – Безнең республикабызда ике меңнән артык мемориаль комплекс бар. 9 майга без аларны тәртипкә китерергә тырыштык. Бәйрәм чараларына бик күп кеше килер, дип көтәбез. Быел Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Үлемсез полк» акциясен дә уздырачакбыз. Бу безнең халык өчен бик мөһим чара. Чакмагыш районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төзекләндерелгән Гаилә белән ял паркы эшчәнлеге белән дә танышты. Иҗтимагый киңлекне район үзәгендә 2020 елда Социаль максатчан программалар фонды һәм «Башнефть» компаниясе ярдәме белән булдырганнар. Территорияне төзекләндерү республика инициативасының бер өлеше – төбәктә Радий Хәбиров кушуы буенча игълан ителгән торак пунктлар эстетикасы елы кысаларында эшләнә. Паркны караганда төбәк Башлыгы Җиңү көненә багышланган күргәзмә белән танышты. Экспозициягә килүчеләр Бөек Ватан сугышының төп сугышларының диорамаларын, макетларын һәм реконструкцияләрен күрә алдылар. Радий Хәбиров шулай ук мәктәп музейларының күчмә экспозицияләрен карады. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев күргәзмәләрне яңа экспонатлар белән даими тулыландыралар, шул исәптән махсус хәрби операция зонасыннан китерелгәннәре белән дә, дип сөйләде. Республика башлыгы тамашачылар белән яшь талантларның концерт номерларын һәм Чакмагыш районы ветераннар советы рәисе Идгар Ениикеевның күчмә ретроавтомобильләр күргәзмәсен карады. Коллекционер сөйләгәнчә, аның автопаркында легендар ГАЗ-М-20 «Җиңү», ГАЗ-67, ГАЗ-69, ГАЗ-21 «Волга», «Москвич-401» һәм башка модельләр бар. Башкортстан Башлыгы журналистлар белән аралашканда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү аларның төбәкнең торак пунктларын үстерүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып калуын билгеләп үтте. Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, социаль инфраструктура үсеше иҗтимагый киңлекләрне яңарту белән параллель рәвештә барырга тиеш. Республика Башлыгы муниципалитетны төзекләндерүдә уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Башкортстан Башлыгы шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әти-әниләре белән очрашып, аларга уллары лаек булган легендар героебыз – Русия Герое Миңнегали Шәйморатов орденнарын тапшырды. Алар республика Башлыгына МХО да катнашучыларның гаиләләренә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде. – Безнең өчен бу бик мөһим. Безне онытмауларына күңелләребез сөенә. Район хакимияте безнең барлык үтенечләребезне дә кабул итә, – диделәр очрашуда катнашучылар. Төбәк башлыгы Уфада һәлак булган МХОда катнашучылары истәлегенә мемориал төзергә планлаштырыла, дип ассызыклады. Шундый ук аллеялар һәм һәйкәлләр республиканың һәр муниципалитетында барлыкка киләчәк.