

Башланган эш – беткән эш, диләр. Авыл активистлары, Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте, шушы авылда туып-үскән чик сакчылары һәм туган авылының тарихына хөрмәт белән караучы, киләчәген кайгыртып яшәүче барлык изге күңелле кешеләр, биредә эшчәнлек алып баручы оешмалар, шул исәптән “Уралхим” җәмгыяте ярдәме белән яңа һәйкәл ачылды. Һәйкәлне ачу тантанасына муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Низамов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Соколов, район хәрби комиссары Альберт Хәбиров, үзәк “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дильшод Касыймходжаев, күп санлы мәртәбәле кунаклар, авыл халкы килде. Җыелучылар төрле чорлардагы сугышларда һәлак булган якташларын бер минут тын калып белән искә алды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салды. Авылның активисты – шушы авылда туып үскән, бүгенге көндә Туймазы шәһәрендә яшәүче Әдһәм Шамил улы Камалов һәйкәлгә нигез салган мәлләрне, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары хөрмәтенә һәйкәл ачуга күп көч салучыларны исемләп телгә алды. Бергәләп һәйкәл ачарга дигән карарга киләләр. Аларның изге ниятен авыл халкы да, район һәм авыл биләмәсе хакимияте дә хуплап ала һәм бар яклап ярдәм күрсәтә. Һәйкәл куюда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен ул БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Соколовка, Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Усмановага Рәхмәт хатлары тапшырды. Бердәм эшчәнлекнең нәтиҗәсе күз алдында. Чыгыш ясаучылар билгеләвенчә, бүгенге көндә мондый һәйкәлләрнең барлыкка килүе аеруча зур әһәмияткә ия. Ул, бер яклап, тарихыбызга, үткәннәребезгә тирән хөрмәт билгесе булса, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча да зур роль уйный. Район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Низамов та үзенең чыгышында изге эштә актив катнашучыларга зур рәхмәтләрен белдерде. Һәйкәлне төзүдә һәм әлеге тантаналы чараны үткәрүдә актив катнашучыларның барысы да район хакимияте башлыгы, авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр. Тантаналы митингтан соң кунаклар якындагы мәйданчыкка юнәлде. Биредә мәктәп укучылары катнашлыгында күркәм концерт оештырылды. Килгән кунаклар үзешчәннәрнең Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концертын тамаша кылды. Ә аннары иде авыл халкы һәм кунаклар сый-нигъмәтләр белән тулы табын артына җыелышып, тәм-томнар, кайнар чәй белән сыйланды. Очрашу-аралашу шатлыгы да бүләк итте әлеге чара. Күптән күрешмәгән дус-туганнар шатлыклары, уңышлары белән уртаклашты, шундый зур эш башкаруда алдан йөрүчеләргә чиксез рәхмәт җиткерде. Авыл кечкенә булса да, бәйрәмне бик олылап үткәрделәр биредә. Җыелучылар санына карап та авылда һәйкәлләр ачу, бердәм эшнең нәтиҗәсен билгеләүнең нинди зур әһәмияткә ия булуын аңларга, халыкның бердәм, тату булуын тоярга мөмкин иде.