ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы

Ил онытмый батыр ирләрен

Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Каргалы һәм Каразирек авылларында бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар 8 майда шушы авыллардан Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр истәлегенә куелган һәйкәлләр янында үтте.

Ил онытмый батыр ирләренИл онытмый батыр ирләрен
Ил онытмый батыр ирләрен

Күркәм чараларны урындагы мәдәният йортының художество җитәкчесе Розалия Сәхи кызы Гафарова улы, мәдәни хезмәткәр Рузил Радик улы белән берлектә алып барды. Җыелучыларны авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, "Победа" кооператив-колхозы идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов, ветераннар советы рәисе Рәзилә Рәшит кызы Нәбиева сәламләп, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның котлау открыткаларын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Мондый ук бүләкләр махсус хәрби операциядә каһарманнарча һәлак булган яугирләрнең әти- әнисе Әнүзә Вәлиева белән Айрат Әһәлетдиновка да тапшырылды. Каһарман якташлар истәлеге мәңгеләштерелгән һәйкәлләргә веноклар салынып, бер минут тын торганнан соң бәйрәм хөрмәтенә концерт күрсәтелде. Анда мәдәният йорты директоры Радик Мәкьсүдәт улы Гафаров һәм аның улы Руслан да моңлы җырлар яңгыратып, тоташ гаилә ансамбле тәшкил иттеләр. Чара ахырында ике авылда да иганәчеләр -"Победа" кооператив- колхозы, крәстиян-фермерлар Вадим Әгьләм улы Әхмәтов һәм Нияз Тәлгать улы Котлыев берлектә әзерләгән табын артында күңелле әңгәмәләшү белән тәмамланды.

#Победа80

Ил онытмый батыр ирләрен
Ил онытмый батыр ирләрен
Ил онытмый батыр ирләрен
Ил онытмый батыр ирләрен
Ил онытмый батыр ирләрен
Ил онытмый батыр ирләрен
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас