ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр

Үткәннәргә – хөрмәт, киләчәккә – өмет

Бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Иске Калмаш авыл биләмәсенә караган Мортаз авылында зур чара – яңа һәйкәл ачу тантанасы гөрләп узды.

Үткәннәргә –  хөрмәт, киләчәккә – өметҮткәннәргә –  хөрмәт, киләчәккә – өмет
Үткәннәргә – хөрмәт, киләчәккә – өмет

Еллар узган саен Бөек Җиңүнең кадере арта бара. Яу кырында ятып калган батырларның исемнәре мәңге онытылмас, аларның батырлыгы – киләчәк буыннар өчен үрнәк. Шушы изге максаттан чыгып Мортаз авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырларча һәлак булган һәм билгесез югалган авылдашлары исемнәрен мәңгеләштереп, яктылык диодлы һәйкәл төзелде. Авылның активистлары яңа һәйкәл төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәннән соң, барысы да шунда ук бу изге эшне хуплап каршы ала һәм бердәм фондка акчалата ярдәм җыя башлыйлар. Мәскүр Гыйниатулла улы Сәмиев, Камил Гамил улы Сухов җитәкчелегендә күп тә үтми барлык эшләр тәмамлана – горур булып һәйкәл калкып чыга. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев тантанада катнашып, мортазлыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады: —Бүген без Мортаз авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның истәлеген мәңгеләштерү өчен җыелдык. Бу һәйкәл – безнең тарихыбызга, батырларыбызга булган хөрмәтебезнең символы. Сугышта катнашкан һәрбер кеше – безнең өчен герой, аларның батырлыгы киләчәк буыннар өчен каһарманлык үрнәге булып тора. Сезгә, мортазлыларга, әлеге изге эштә бердәм булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Һәйкәл мәңгелек булсын, батырлар исеме онытылмасын, –диде Реканс Фәнил улы үз чыгышында. Әлеге эшкә җитди өлеш кертүчеләргә ул Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу – гади генә һәйкәл түгел, ул – халык хәтере, үткәннәргә хөрмәт, киләчәккә өмет билгесе. Һәйкәл ачылу – авыл халкы өчен генә түгел, ә бөтен район өчен дә зур вакыйга. Әлеге һәйкәл урыны киртәләп алынган, кичен авылны узучыларны юлның бер ягыннан һәйкәл ерактан күренеп, янып, үзенә тартып тора. Бу изге бәйрәм белән мортазлыларны авыл биләмәсе җитәкчелеге, район, авыл ветераннар советы вәкилләре, район советы депутатлары котлады. Һәйкәлне ачу тантанасы Бөек Җиңү көне алдыннан үткәрү дә очраклы түгел. Биредә Бөек Ватан сугышында башларын салганнарның 143 исеме кергән. Авыл үзешчәннәре авылның җыр-моң сөючеләре тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт оештырылды. Ватанпәрвәрлек рухындагы үткән чара һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды. Бу һәйкәл – изге юл күрсәтүче үзенчәлекле бер маяк, ул Ватанга мәхәббәт, туган җиргә тугрылык хисләрен тәрбияләүдә зур роль уйнар дип ышанабыз. Безнең бурыч – үткәннәрне хөрмәтләү, бүгенгене саклау һәм киләчәкне кайгырту. Һәйкәл мәңгелек булсын, батырлар исеме онытылмасын!

Үткәннәргә –  хөрмәт, киләчәккә – өмет
Үткәннәргә –  хөрмәт, киләчәккә – өмет
Үткәннәргә –  хөрмәт, киләчәккә – өмет
Үткәннәргә –  хөрмәт, киләчәккә – өмет
Үткәннәргә –  хөрмәт, киләчәккә – өмет
Үткәннәргә –  хөрмәт, киләчәккә – өмет
Үткәннәргә –  хөрмәт, киләчәккә – өмет
Үткәннәргә –  хөрмәт, киләчәккә – өмет
Үткәннәргә –  хөрмәт, киләчәккә – өмет
Үткәннәргә – хөрмәт, киләчәккә – өмет
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас