ИГЕНЧЕ
+28 °С
Облачно

Тыл ветеранына – 100 яшь!

Зәйтүнә әби Хәмидуллинаның шатлык-куаныч кичергән көннәренең берсен безгә дә күрү, аның белән якыннан танышу бәхете тиде.

Тыл ветеранына – 100 яшь!Тыл ветеранына – 100 яшь!
Тыл ветеранына – 100 яшь!

Зәйтүнә Хәмидуллина тормышы – күпләрнең йөрәгендә тирән эз калдырган вакыйгаларга бай, батырлык һәм ныклык үрнәге. Сугыш чоры михнәтнәләрен үз җилкәсендә күтәргән. Гомер итү дәверендә күп кенә тарихи үзгәрешләр һәм кыенлыклар кичергән, әммә һәрвакыт яхшылыкка ышаныч саклаган. Аның тормыш юлы яшь буынга югары максатларга омтылырга һәм киртәләрне җиңүдән курыкмаска рухландыра. Ак әбиебез, 100 яшьлек юбилеен каршылаган Зәйтүнә Сабит кызы Хәмидуллинага Бөек Җиңүнең 80 еллыгына аяк басканда Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбировның, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеевның бүләкләре, котлау сүзләре җиткерелде. Бу көннәрдә Зәйтүнә апаны котлаучылар шактый. 8 май көнне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев юбилярны өенә барып котлап, изге теләкләрен җиткерде. "Озын гомернең сере – даими эшләп торудандыр дип уйлыйм. Балалар йокыдан торганчы эшне бетереп куйдым, тик торырга яратмадым. Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер, тынгысыз булдым. Көчем җиткәнчә бакчамда җиләк җимеш үстердем, тик торырга яратмадым", – ди йөзьяшәр Зәйтүнә ана Хәмидуллина. Зәйтүнә әби 1925 елның 10 маенда Киндеркүл авылында туган. Сугыш башланганда аңа нибары 16 яшь була. Шул яшь чагында ул торф чыгару эшчәнлегенә җәлеп ителә. Аның хезмәте фидакарь була, һәм ул сугыш елларындагы гомуми җиңүгә зур өлеш кертә. Ике гасырны тоташтырган бик озын гомер юлы. Ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, сугыш еллары, үзәккә үткән ачлык, югалтулар, кайгылар... Нинди генә чаклары булмагандыр гомер юлында. Көчле рухлы, уңган, җитез, кирәк чакта усал да була белгән Зәйтүнә Сабит кызы авырлыкларга һич тә бирешмәгән. Тик менә балалык чорыннан ук башланган сугыш афәте һич кенә дә хәтереннән чыкмый әбекәйнең... 1955 елда Зәйтүнә Сабит кызы тормышын Тимерхан Хәбибулла улы Хәмидуллин белән бәйли. Алар бергә кулга кул тотынышып, 65 ел гомер итәләр, дүрт бала үстерәләр: ике ул һәм ике кыз. Зәйтүнә әби ул вакытта «Буденный» авыл хуҗалыгы кооперативында төрле эшләрдә эшләгән, үз гаиләсе һәм авылдашлары өчен үрнәк булырлык хезмәткәр булган. Тормыш юлдашы белән һәрвакыт бер-берсенә ярдәм иткәннәр һәм ныклы гаилә үрнәге булганнар. Әйе, авыр гына түгел, куркыныч заманда узган бу чор кешеләренең балачагы, үсмер еллары. Хәзер Зәйтүнә әби олы кызы Флүзә апада яши, алты оныгы, сигез оныкачы еш кына кунакка кайтып йөриләр. “Гомерем буе тик торырга яратмадым, авыр эштән куркып тормадым. Өйдә дә, колхозда да җиң сызганып эшләдем. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит”, – ди үрнәк булырлык озын, матур тормыш юлы үткән Зәйтүнә Сабит кызы.

#Победа80

Тыл ветеранына – 100 яшь!
Тыл ветеранына – 100 яшь!
Тыл ветеранына – 100 яшь!
Тыл ветеранына – 100 яшь!
Тыл ветеранына – 100 яшь!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас