ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы

Киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп

Бөек Җиңү көнендә Чакмагышның тарихи-крайны өйрәнү музеенда тарихи вакыйга булды.

Киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итепКиләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп
Киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп

Илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулган һәм туган районыбызның 350 еллык юбилее билгеләнгән елда биредә киләчәк буыннарга мөрәҗәгать хатлары салынган капсула саклауга куелды. Аңа Бөек Ватан сугышы ветераннары Нәҗип Назиф улы Әҗмәтовның, Мират Хәнәфи улы Локмановның, Рифгать Фаяз улы Баяновның киләчәк буыннарга мөрәҗәгате, шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгы һәм район халкының, шулай ук Яшьләр хәрәкәте активистлары һәм район яшьләренең хатлары салынды. Капсуланы салу хокукы муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, Чакмагыш гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Карина Шәйхулловага һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбенен 11 сыйныф укучысы Элина Бакиевага тапшырылды. Киләчәк буыннарга бу мөрәҗәгать 2045 елның 9 маенда ачылыр дип күзаллана.

Киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп
Киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп
Киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп
Киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп
Киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп
Киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп
Киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас