

Биредә шушы мөһим көнгә багышлап әзерләнгән "В тылу врага", "Война. Победа. Память", "Сабля Победы" һәм башка күргәзмә экспозицияләре эшләде. Алар районыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы һәм аннан соңгы чордагы данлы үткәннәрен чагылдырды. Музей ачылу белән үк төрле яшьтәге якташлар бирегә килә башлады, зур кызыксыну белән карады. Шулай ук махсус хәрби операция бурычларын үтәгән якташларыбызга багышланган экспозицияләр яныннан да кеше өзелмәде. Аларның туганнары-якыннары да бу көнне кадерле кешеләре турында якты хәтерне саклаган күргәзмәләр янында булды. Олысы-кечесе бу экспозицияләрнк туган ягыбызның лаеклы үткәннәре, аның елъязмасын данлауга үз өлешләрен керткән билгеле якташларыбыз белән горурланып карады, яңартылган музейның күркәмлегенә сокланды, аның хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.