ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүгә - 80 ел
10 Май 2025, 13:10

Авылның батыр улларын данлап

Бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ленин авылында зур тантаналы чара – һәйкәл - обелиск ачу тантанасы узды.

Авылның батыр улларын данлапАвылның батыр улларын данлап
Авылның батыр улларын данлап

Еллар узган саен Бөек Җиңүнең кадере арта бара. Яу кырларында ятып калган батырларның исемнәре мәңге онытылмас, аларның батырлыгы – киләчәк буыннар өчен үрнәк. Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырларча һәлак булган һәм билгесез югалган авылдашлары исемнәрен мәңгеләштереп, обелиск ачу тантанасында муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Яңа Балтач авылы биләмәсе башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативы рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев, авылдашлар катнашып, ленинлыларны әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрикләделәр. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды. Бу хакта тулырак– киләсе санда.

Авылның батыр улларын данлап
Авылның батыр улларын данлап
Авылның батыр улларын данлап
Авылның батыр улларын данлап
Авылның батыр улларын данлап
Авылның батыр улларын данлап
Авылның батыр улларын данлап
Авылның батыр улларын данлап
Авылның батыр улларын данлап
Авылның батыр улларын данлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас