ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүгә - 80 ел
11 Май 2025, 08:20

Искеихсанлылар тарихи вакыйганы билгеләп үтте

Кичә, 10 майда, Иске Ихсан авылында тарихи вакыйга булды - биредә Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлар истәлегенә "Хәтер скверы" ачылды.

Искеихсанлылар тарихи вакыйганы билгеләп үттеИскеихсанлылар тарихи вакыйганы билгеләп үтте
Искеихсанлылар тарихи вакыйганы билгеләп үтте

Чара "Аек авыл" республика конкурсы кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланып үткәрелде. Чарада район җитәкчелеге вәкилләре, авыл халкы һәм мәртәбәле кунаклар катнашты. Авыл халкына котлау теләкләре белән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Низамов, Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин, БР Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты Фәрит Гыйндуллин, якташыбыз Азат Абдуллин мөрәҗәгать иттеләр. Иске Бәшир авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Әдис Хәсәнов иганәчеләргә мемориал төзелешендә хәйрия ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырды. Район мәдәният йорты артистлары да чарада катнаштылар. Иҗат коллективлары һәм солистлар сугыш еллары җырларын Ватаныбыз өчен көрәшкән сугышчылар истәлегенә башкардылар. Чара ахырында барлык катнашучылар мемориалга чәчәкләр салды. "Хәтер скверы" рухи сыйфатларны үстерү һәм патриотизм тәрбияләү башланачак урын булачак. Әлеге мемориал Бөек Ватан сугышында һәм локаль сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан якташ сугышчыларның истәлеген саклап калу максатыннан төзелгән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас