

«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенрусия патриотик акциясенә балалар мәгариф учреждениесе педагоглары тәрбияләнүчеләр белән берлектә кушылдылар һәм үз төркемнәрендәге тәрәзәләрне Җиңүнең төп символлары белән бизәделәр. Төркемнәрдә һәм музыка залында патриотик почмаклар, фотозоналар, хәтер стендлары бизәлгән иде. Барлык хезмәткәрләр һәм әти-әниләр «Җиңү диктанты» халыкара акциясендә катнаштылар. Алар Георгий тасмаларын да зур горурлык белән тагып йөреп, Ватаныбыз сакчыларына хөрмәт һәм хәтер күрсәтә, әйләнә-тирәдәгеләргә үз гражданлык позициясен һәм Җиңү көненә мөнәсәбәтебез күрсәтергә тели.
Бу бәйрәм алды көннәрендә балалар бакчасы тирәсендә тантаналы линейка, «Бер минут тынлык» һәм «Русиянең Үлемсез полкы» акцияләре оештырылды. Биредә шулай ук «Хәтер бакчасы» Гомумрусия акциясе зур хуплау алып, бакча территориясендә хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр нарат үсентеләре утырттылар. “Утыртылган агачлар белән без хәзерге һәм киләчәк буыннарны героик бабаларыбыз турындагы мәңге яшәү истәлеге белән берләштердек. “Яшел һәйкәл”ләр үз Ватанын саклап калучыларның батырлыгын мәңгеләштерәчәк”, – ди әлеге акциядә катнашучылар.
Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан Бөтенрусия акцияләре чикләрендә Русия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына һәм Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына багышлап “Кояшкай”да “Хәтер дивары” ачылды. Бу – Ватаныбызны фашизмнан саклаучыларга рәхмәт. “Хәтер дивары”нда геройларның, тәрбияләнүчеләрнең фамилияләре бар. Аны ачу тантанасында шушы балалар бакчасын тәмамлаган Илгиз Дамир улы Хәбировны искә алдылар. «Пчелки» төркеме педагоглары Альмира Фәһим кызы Ильясова һәм Гүзәл Радил кызы Әхмәтшина яугир турында материаллар әзерләделәр. Чарага солдатның туганнары да чакырылган иде. Алар фотосурәтләр һәм истәлекле материаллар алып килеп, герой турындагы хәтирәләре белән бүлештеләр, бала чактагы фотосурәтләрен күрсәттеләр, наградалары турында сөйләделәр. Ул Батырлык ордены, «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Илгиз Дамир улы безнең өчен батырлык, зур җиңүгә таба кечкенә адым булды. Аның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Хәтер дивары Ватаныбызны саклаган һәм саклаучы кешеләргә рәхмәт белдерү ул.
“Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алабыз һәм, билгеле булуынча, илебездә Ватанны саклаучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында искиткеч матур чара – “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнгән Илгиз Хәбировка багышланган “Хәтер дивары” ачылды. Ул сабыр, тыныч, үткер егет иде. Мөгаен, шуңа күрәдер дә үз теләге белән туган җирен саклар өчен махсус хәрби операциягә юллангандыр. Аның батырлыгы мәңге безнең йөрәкләрдә калачак! Мондый чараларның әһәмияте яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә бәһалап бетергесез”, – ди әлеге чараның әһәмиятен ассызыклап, 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчесе Рәмилә Наил кызы Шакирова.
Чаралар ахырында педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр әзерләгән «Еллар аша Җиңү яңгырый» бәйрәм концерты күрсәтелде. Бәйрәмдә катнашучылар күз яшьләре аша «Ил геройларына дан» һәм «Хәтер» әдәби-музыкаль композицияләрен карадылар, бәләкәй артистларыбызның чын күңелдән һәм ихластан сөйләгән шигырьләрен тыңладылар. Барлык чарада катнашучылар «Катюша», «Җиңү көне» дип аталган яраткан сугыш чоры җырларын җырладылар һәм «Тере хәтер» флешмобын биеделәр.
Еллар уза, әмма Ватанны саклаганда үз гомерләрен биргән, китапларда, документларда, хатларда һәм фотосурәтләрдә яшәгән һәм һәрвакыт яшәячәк кешеләрнең истәлеге һәм, иң мөһиме, ул безнең йөрәкләрдә яши. Сугыш турындагы истәлекне саклау һәм Җиңүнең нинди корбаннар белән бирелүен онытырга хакыбыз юк.