

Муниципаль район хакимиятендә дәүләт аттестациясен – бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын оештырып үткәрү буенча киңәшмә үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Билгеле булуынча, Чакмагыш гимназиясе елның елында район биләмәсендә дәүләт сынауларын үткәрү пункты итеп билгеләнә. Киңәшмә барышында аның дәүләт имтиханнарын үткәрүгә әзерлеге, бу эшчәнлекне оештыру өчен таләп ителгән компьютер техникасы белән җиһазлау, сынаулар вакытында хәвефсезлекне һәм тәртипне тәэмин итү, электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләрне кисәтү, медицина хезмәткәрләренең даими күзәтүен оештыру һәм башка мөһим мәсьәләләре тикшерелде.
Чарада дәүләт сынауларын үткәрү пункты бу мөһим эшчәнлекне оештыруга әзер, тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән дип билгеләнде. Имтиханнар үтәчәк аудиторияләрдә видеокүзәтү, имтиханнар материалларын басып чыгару, сканерлау һәм бәйләнешнең якланган каналлары буенча төбәкнең мәгълүмат эшкәртү үзәгенә җибәрү эше җайга салынган. Алар алдагы көндә үткән әзерлек тикшерү имтиханнары барышында янә сыналды, җиһазларның тиешле тәртиптә эшләве расланды. Шулай ук имтиханнар үткәреләсе көннәрдә мобиль бәйләнешне басу-тоткарлау чаралары да күрелгән. Сынаулар үткәреләчәк аудиторияләр билгеләнгән, алар әзер, имтихан үткән көннәрдә уку йортында хокук саклау органнары һәм медицина хезмәткәрләре булачак, дип әйтелде.
Имтиханнарны кабул итүдә катнашачак дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары, техник белгечләр, күзәтүчеләр федераль һәм төбәк ресурсларын файдаланып әзерләнде, махсус аттестация үтеп, сертификатларга ия булдылар.
Киңәшмә барышында төп бурыч дәүләт сынауларын үткәрү өчен барлык шартларны булдыру гына түгел, шулай ук бу дулкынландыргыч, тынгысыз чорда укучылар өчен дә уңайлы психологик мохитне тәэмин итү дип әйтелде. Чөнки бу вакыт – алар өчен ул алдагы тормышларын һәм киләчәкләрен билгеләүче мөһим этап. Чыгарылыш сыйныф укучылары бу сынауларны лаеклы үтәрләр дип ышанабыз һәм яшь райондашларыбызга тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.