

Быел илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Чакмагыш районында яшәүче хатын-кызлар да Җиңүгә үз өлешләрен керттеләр: басуларда да, фермаларда да ир-егетләр хезмәтен башкардылар, колхозда хезмәт салдылар, ат тотарга өйрәнделәр, хәтта тракторларда җир эшләрен дә башкарган алар. Балалар өлкәннәр белән беррәттән сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәреп бардылар. Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да алар кулыннан үткән. Әтиләре, абыйлары, туганнары танкларга каршы атакага күтәрелсә, машиналар белән азык-төлек, корал ташыса, тылда икмәк җитештереп, сугышка озатуда күпме көч салынган. Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да тылдагы хатын-кызлар иңенә төшкән. Озакка сузылган авыр сугыш елларында эшләмәгән эшләре калмагандыр, мөгаен, тылдагы хатын-кызларыбыз, балаларның.
Күптән түгел Чакмагыш биләмәара үзәк китапханәсендә менә шундый сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны Фәния Ногман кызы Даутова кунакта булып, мәктәп укучылары белән очрашты.
Фәния апа 1928 елның 28 февралендә Байбулат авылында 9 балалы гаиләдә туган. Тормыш иптәше белән тату гаилә корып, өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген хөрмәтле ветеран балалары, оныкларына, туруннарына сөенеп, аларның кадер-хөрмәтенә төренеп матур гомер кичерә. 97 яше тулуга карамастан, Фәния апа бүген дә сөйкемлелеген югалтмаган, берүзе яши, җор күңелле, үткер, зиһене яхшы, оптимистик күңелле мөлаем апа.
Сугыш беткәч тә тыл каһарманнары төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләүләрен дәвам иттеләр. Чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысыннан күбесе һәлак булган, ә илдәге сугыш китергән хәрабәләрне тергезергә кирәк иде. Укучылар Фәния әбинең яшүсмер чагыннан колхоз эшләрендә тир түккәнен, Чиләбе ягында тимер юл төзүдә, торф чыгару эшләрендә катнашуы, Үзбәкстан ягында эшләп, өс-башын юнәтүе турында олы игътибар белән тыңладылар, бер-бер артлы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Егетләр һәм кызлар кунактан “Сез бәләкәй чакларыгызда өлкәннәргә ничек ярдәм итә идегез?”, “Мәктәптә укыдыгызмы? Нинди фәннәрне яраттыгыз?”, “Буш вакытларыгыз ничек үтә иде?”, “Телевизор карыйсызмы? Яратып караган телевизион тапшыруыгыз нинди?” кебек сорауларга җавапларны тыңлаганда сугыш чоры балалары, яшьләренең ничек яшәве, әлеге буын кешеләренен тормышы турында бик күп мәгълумат белде. Ә бит алар, сугыш чоры балалары, яшүсмерләр – төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның бала чагын, бала чакка хас шатлык-куанычларын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып алган, бик иртә тормыш йөген тартырга мәҗбүр иткән, бик иртә олыгайткан.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел узган, әмма аның кайтавазы кешеләр күңелендә һаман да тынмый. Безнең бу сугышның дәһшәтле елларын, якташларыбызның батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Без барысын да истә тотарга бурычлыбыз. Очрашу ахырында чарага әзерләнгән китаплар күргәзмәсендә тәкъдим ителгән туган якны өйрәнүче, күп китаплар авторы Хәйдәр Файзрахман улы Басыйровның «Батыр кызлар” китабына игътибар юнәлтелде. Анда районыбызның батыр кызларының фронтта, торфта, тылда күрсәткән батырлыклары турында материаллар тупланган. “Корыч атларны йөгәнләп” дип аталган бүлектә тракторчы, комбайнчы, шофер хатын-кызларыбыз турында материаллар урнаштырылган.
Каһарманнарыбыз, якташларыбызның даны мәңгелек. Кайсы гына ветеранны алсаң да, аларның һәрберсе – авылдашлары, райондашлары арасында олы ихтирамга лаек кешеләр. Безнең яшь буынга, Ватаныбызны яклап көрәшүче, бүгенге көн матурлыгын бүләк итүче әби-бабайларыбызның авыр, ачы язмышын онытырга хакыбыз юк. Без Җиңүнең нинди авыр юллар белән яулануын хәтерләргә тиешбез. Ветераннарның кадерләрен исән чакларында белик. Фәния Ногман кызы тормышы артында да – тулы бер буын язмышы, Ватанга, илгә сөю, тырыш хезмәт белән яуланган тыныч, бәхетле картлык. “Илебездә тизрәк тынычлык, иминлек урнашсын иде. Без күргәннәрне сезгә, балакайлар, күрергә, сугыш афәтләрен белергә язмасын берүк. Тыныч күк йөзе телим”, – дип балаларга бәхетле балачак теләп калды Фәния әби очрашу ахырында.