ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүгә - 80 ел
28 Май 2025, 11:25

Яугир туган мәктәбенә килде

Уку елы тәмамланыр алдыннан Советлар Союзы Герое Г.Х.Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбендә истәлекле очрашу булды.

Яугир туган мәктәбенә килдеЯугир туган мәктәбенә килде
Яугир туган мәктәбенә килде

 Биредә шушы көнне үткән Соңгы кыңгырау бәйрәменә бу уку йортының элекке укучысы, әлеге вакытта махсус хәрби операция бурычларын үтәүче яугир якташыбыз да килеп, мәктәпне тәмамлаучы яшь авылдашларын тәбрикләде. “БОРZ” позывное йөрткән райондашыбыз өч елга якын инде Ватаныбыз бәйсезлеген яклап, неонацистларга каршы көрәшә. Улларына яхшы тәрбия биреп, Ватаныбызның лаеклы сакчысы итеп үстергәннәре өчен аның әти-әнисе Ришат Рәшит улы һәм Миңсылу Жугали кызына часть командирыннан Рәхмәт хаты да тапшырылган. Анда яугир райондашыбызның махсус хәрби операция бурычларын лаеклы үтәве, хезмәттәшләренә үрнәк булырлык хезмәт итүе, хәрби осталыгын камилләштерүе турында хәбәр ителгән. Әти-әнисе, кече туганнары белән бергә яугирне аның гаиләсе – гомер юлдашы һәм өч яшьлек кечкенә улы да сагынып көтә.
Бу юлы “БОРZ”ның кыска вакытлы ялы уку елы тәмамланган чорга туры килгән. Ул туган мәктәбендә үткән бәйрәмгә гаиләсе, иң кадерле кешеләре белән килеп, чыгарылыш сыйныф укучысы булган бертуган энесенең бәйрәмендә дә катнашты. Якташлары белән очрашу вакытында ул хәрби хезмәте, бергә дошманга каршы көрәшкән хезмәттәшләренең хәрби дуслыгы, башкарган эшләре турында сөйләде, үзен зур кызыксыну белән тыңлаган әңгәмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Укучылар аңа яугирләр өчен язылган хатларны тапшырдылар. Якташыбыз хезмәттәшләренең балалар хатларын көтеп алулары, аларны кадерләп саклавы турында сөйләп, туган яктан килгән хәбәрләрнең, изге теләкләрнең һәм рухи ярдәмнең алгы сызыкта аеруча мөһим булуын билгеләде. “Хәрби бурычларны үтәгәндә һәрвакыт туган якта иң кадерле кешеләребез безне өзелеп көтүен онытмыйбыз, тоябыз. Ә инде һәр ир-егетнең бурычы – Туган иленә, халкын һәм якыннарын саклау. Без шушы бурычны лаеклы үтәргә тырышабыз. Сезне дә туган Ватаныбызны яратырга, аның тарихы, данлы үткәннәре турында ныклы белемгә ия булырга, аның белән горурланырга, илебезнең патриотлары булып үсәргә чакырам”, – диде ул яшь авылдашларына.

Яугир туган мәктәбенә килде
Яугир туган мәктәбенә килде
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас