ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
1 июнь 2025, 05:55

Яугирләр турында хәстәрлек күреп

Билгеле булуынча, районыбызның М.Шайморатов исемендәге волонтерлар штабында махсус хәрби операция бурычларын үтәүче яугирләр турында даими хәстәрлек күрелә.

Яугирләр турында хәстәрлек күрепЯугирләр турында хәстәрлек күреп
Яугирләр турында хәстәрлек күреп

Биредә чираттагы гуманитар йөкне җибәргәч тә маскировкалау челтәрләрен үрү тукталып тормый диярлек, алдагы ярдәмне туплауга әзерлек башлана. Бу эшне зур җаваплылык тоеп һәм бар тырышлыкларын салып өлкән яшьтәге якташларыбыз – көмеш волонтерлар башкара. Яу кырында яугирләрне саклаучы бу челтәрләрнең ни кадәр мөһим булуын һәркем яхшы аңлый. Алар коралларны, окопларны, хәрбиләрнең үзләрен, хәрби техниканы һәм инженерлык корылмаларын дошман утыннан сакларга ярдәм итә. Ел фасылына карап, алар төрле төстәге тасмаларны кулланып үрелә.
Күптән түгел Волонтерлар штабында район үзәгендәге Балалар приюты тәрбияләнүчеләре дә булып китте. Өлкән апалар аларга маскировка челтәрләрен үрү тәртибен аңлатты һәм бу игелекле эшкә кушылырга чакырды. Кызлар һәм малайлар үзләре өчен яңа булган бу шөгыльгә тиз арада төшенеп, волонтерларга ярдәм иттеләр. Бергә башкарылган бу күмәк эш яугирләребезнең гомерләрен саклап кына калмый, аларга туган якның, аларны җиңү белән көтүче якташларның сагынычлы сәламе, күңел җылысы да булып барып ирешер, дип уйлыйбыз.

Яугирләр турында хәстәрлек күреп
Яугирләр турында хәстәрлек күреп
Яугирләр турында хәстәрлек күреп
Яугирләр турында хәстәрлек күреп
Яугирләр турында хәстәрлек күреп
Автор:
Читайте нас