ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
2 июнь 2025, 09:55

Ветераннар буыны сирәгәя

Кичә, 1 июньдә, Имәнлекул авылның соңгы ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашкан Нәҗип Назыйф улы Әҗмәтов 98нче яшендә бакыйлыкка күчте.

Ветераннар буыны сирәгәяВетераннар буыны сирәгәя
Ветераннар буыны сирәгәя


Аны соңгы юлга озату матәм митингында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, авыл биләмәсе хакимияте җитәкчелеге, авыл халкы катнашты.
Имәнлекул авылында җиде балалы гаиләдә үскән Нәҗип Назыйф улы Әҗмәтовның тормышы җиңелләрдән булмый. Үсмер генә көенчә Җиңү таңын аттыру хакына көченнән килгәнчә хезмәт күрсәтә ул: 6 сыйныфны тәмамлагач, малчылыкка эшкә урнаша, Дүртөйле пристаненнән хатынкызлар белән бергә шундый үсмерләр чәчү орлыгын ташып, уңыш үстерә. 1944 елда әнисен җирләгәч, унҗиде яшендә хәрби хезмәткә алына. Укчы полкта пулеметчы вазыйфасы йөкләтелсә дә, ул алышларда кат нашмый, ә хәрби әсирләре саклау белән мәшгуль була. 1950 елда демобилизацияләнеп кайткач, Имәнлекул МТС ына слесарь булып урнаша, артабан шофер, инженертехнолог вазыйфаларында эшли. 1972 елдан хаклы ялга чык канчы Югары Аташта нефтьчеләр оешмасында гараж мөдире була. Гаскәри һәм күп санлы юбилей бүләкләре арасында тыныч тормышта фидакарь хезмәт елларындагылары да өстәлә. Бүген хөрмәтле ветеран сөекле гомер юлдашы Фәүзия Нәгыйм кызы белән үз нигезендә бәхетле гомер көзен кичерә.
Кызганычка каршы, Бөек Җиңүнең 80-еллыгын каршылап, хөрмәтле ветераныбыз безнең аралардан мәңгелеккә китеп барды. Аның авыр туфрагы җиңел, караңгы гүре якты булсын.

Ветераннар буыны сирәгәя
Ветераннар буыны сирәгәя
Ветераннар буыны сирәгәя
Ветераннар буыны сирәгәя
Ветераннар буыны сирәгәя
Ветераннар буыны сирәгәя
Ветераннар буыны сирәгәя
Ветераннар буыны сирәгәя
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас