ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүгә - 80 ел
2 июнь 2025, 10:24

Яугир гаиләсенә бүләк булсын дип

Әлеге вакытта республикада “Игелекле яздыру” (“Добрая подписка”) акциясе бара. Ул 2022 елда, Уфада беренче тапкыр “Китап-байрам” фестивале үткәндә, старт алды.

Яугир гаиләсенә бүләк булсын дипЯугир гаиләсенә бүләк булсын дип
Яугир гаиләсенә бүләк булсын дип

Акцияне иң тәүгеләрдән булып башлап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Русия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский махсус хәрби операция бурычларын үтәүче ике яугирнең Архангель һәм Дүртөйле районнарында яшәгән гаиләләренә район гәзитләренә яздыру турындагы квитанция бүләк иткән иде. Акциягә тәүге айда ук меңнән артык кеше кушылды. Хәзер инде бу хәрәкәт Башкортстанның төрле төбәкләрендә яшәүче биш меңнән артык кешене берләштерә.
“Республика Башкортостан” Нәшрият йорты оештырып үткәргән әлеге акция төбәктә Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елы дип игълан ителгән агымдагы елда да дәвам итә. Анда катнашучылар хәрбиләр гаиләләрен гәзит-журналларга яздырып кына калмый, аларга хуплау, рәхмәт сүзләрен һәм ихлас теләкләрен дә белдерә.
Бу игелекле эштән безнең райондашлар да читтә калмый. Алдагы гәзит-журналларга язылу кампанияләре вакытында яугир якташлар гаиләләрен район гәзитенә яздырып, квитанцияләр бүләк иткән шәфкатьле райондашлар булды. Бу көннәрдә, шимбә көнне районыбызда үткән Тайняш авылы Сабантуенда, шушы авылда яшәүче өлгеле гаиләләрнең берсе – Бәдертдиновлар әлеге акциягә кушылып, якташлары – Иске Балак авылыннан махсус операция бурычларын үтәргә киткән яугирнең гомер юлдашы Гөлнара Галимовага район гәзитенә язылу турындагы квитанцияне тутырып бүләк итәргә булды. Гөлнара Гарәби кызы – Тайняш авыл биләмәсендә якташ яугирләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыруда иң актив катнашкан райондашларның берсе. Урындагы “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында җаваплы хезмәтләр башкарган Рәфис Рәшит улы белән өч дистә елга якын мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән Гүзәлия Әзһәр кызы, аларның уллары Ригать һәм киленнәре Таңсылу яугир якташлары гаиләсенә изге теләкләр җиткерделәр һәм барлык райондаш хәрбиләрнең мөмкин кадәр тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр. (Кызганычка каршы, Сабантуйда Гөлнара Гарәби кызын шәхсән очрата алмадык, Бәдертдиновлар квитанциянең әбүнәче өлешен шәхсән үзенә , ә без почта бүлекчәсенә тапшырачакбыз). Июль аеннан яугир йортына районның “Игенче” гәзите килә башлый.
“Игелекле яздыру” – ул гади акция гына түгел, ә чын мәгънәсендә республикада яшәүчеләрнең, райондашларның бердәм җаваплылык тою һәм берләшү билгесе дә. Якташ яугиләребезгә, аларның гаиләләренә ихлас рәхмәтле булуны белдереп, райондашларны шушы акциягә кушылырга чакырабыз.

Яугир гаиләсенә бүләк булсын дип
Яугир гаиләсенә бүләк булсын дип
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас