+28 °С
Болытлы


Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Йолдызлык” җәйге мәктәп яны лагерендә юлдагы хәвефсезлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
Биредә балаларга юлда үзләрен дөрес тотарга, игътибарлы һәм сак булырга өйрәтәләр. Укыту процессын кызыклы һәм мавыктыргыч итү өчен воңатыйлар төрле методлар һәм алымнар куллана. “Безнең дәресләр балаларга юл хәрәкәтендә җаваплырак һәм дисциплиналырак булырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Чөнки юлдагы иминлек – һәр кешенең сәламәтлеге һәм гомере нигезе ул”, – ди өлкән вожатый Илсур Саматов.