ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүгә - 80 ел
20 июнь 2025, 07:20

Туган җирне саклау – изге бурыч

Һәр заманда да туып-үскән, яшәгән җирне саклау ир-егетнең төп бурычы булып саналган.

Туган җирне саклау – изге бурычТуган җирне саклау – изге бурыч
Туган җирне саклау – изге бурыч

 Дәүләтебез кануны буенча, 18 яше тулган егетләр армия сафларына чакырыла. Агымдагы язгы чакырылыш дәвамында да яшь райондашларыбыз хәрби хезмәткә алынып, ил сакчылары сафына басалар. Ватанга хезмәт итү – изге, саваплы гамәл, армиягә чакырылу егетләрнең физик яктан да, рухи яктан да сәламәт, көчле булуларын дәлилли. Алдагы бер ел дәвамында алар тормыш тәҗрибәсен туплап, шәхес буларак үсеп, ныгынып кайта.
20 июньнең җомга иртәсендә туганнары-якыннары, дуслары Рәсмәкәйдән Данил Гыйльманов, Рәҗәп авыл биләмәсеннән Денис Гыйзетдинов, Альмир Ярмөхәммәтов, Тозлыкуш авыл биләмәсеннән Ильяс Дәүләтшин, Чакмагыштан Радим Муллаянов, Денис Хәлиуллинны Русия армиясе сафларына озатты. Егетләр махсус урта һөнәри белемгә ия булганнан соң хәрби хезмәткә җаваплылык тоеп, әзерлекле булып юллана. “Мин Дүртөйле күп профильле колледжын тәмамлаганнан соң хәрби хезмәткә чакырылдым. Армиягә үз теләгем белән барам. Хезмәттәшләрем һәм минем өчен бу ел уңышлы үтәр дип ышанам. Бер елдан әти-әниләребез безне сөенеп каршы алсын иде дип телим. Артабан да барысы да әйбәт булсын”, – ди озакламый хәрби булачак якташыбыз Денис Хәлиуллин. Юлга чыгар алдыннан егетләр белән районның хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков әңгәмәләшеп, башкаладагы җыелу пунктындагы кагыйдәләрне аңлатты һәм яхшы хезмәт итеп кайтуларын теләде.
Ил сагына юлланачак егетләрнең әти-әниләре өчен аеруча дулкынландыргыч көн бу. Кадерләп үстергән газизеңне чит җирләргә чыгарып җибәрү җиңел түгел, әлбәттә. “Без бүген улыбыз Данилны хәрби хезмәткә озатабыз. Армия сафларында хезмәт итү ир-егетләрнең бурычы инде ул. Без балаларга исәнлек-саулык телибез, әйбәт кенә хезмәт итеп кайтсыннар, юлларында яхшы күңелле кешеләр генә очрасын, үзләре әйбәт булсыннар. Без аларны сагынып көтеп калабыз”, – ди булачак солдат әнисе Ләйсән Гыйльманова. “Ир бала ил алдындагы бурычын үтеп кайтырга тиеш дип уйлыйбыз. Армиягә бармыйм димәде, үзе барырга тырышты инде. Моңа кадәр улым йөзебезгә кызыллык китермәде, хәрби хезмәтен дә лаеклы үтәр дип ышанам. Тәртипле генә хезмәт итеп, кайткач та тәртип белән, әйбәт итеп яшәргә, тормышын корырга язсын. Бүген улым белән бергә юлга чыккан егетләрнең барысына да исән-сау булып хезмәт итеп кайтырга язсын, илләребез тыныч, имин булсын дип телибез”, – дип үз тойгылары белән уртаклашты Ильяс Дәүләтшинның әнисе Зилия Камил кызы.
Без дә әниләрнең шушы изге теләкләренә кушылып, хәрби хезмәткә киткән барлык якташларыбызга сау-сәламәт булып, җаваплы бурычларын чын чакмагышларча, лаеклы башкарырга язсын, дип телибез. Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын, исән-имин әйләнеп кайтуларын насыйп кылсын.

Туган җирне саклау – изге бурыч
Туган җирне саклау – изге бурыч
Туган җирне саклау – изге бурыч
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас