ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
28 июнь 2025, 11:10

Гасырның яшьтәше ул

Районыбызда гасырның ящьтәшләре булган хөрмәтле өлкәннәребез булуы зур сөенеч.

Гасырның яшьтәше улГасырның яшьтәше ул
Гасырның яшьтәше ул

Күркәм табигатьле Иске Балак авылында гомер итеп, балалары-оныклары кадер-хөрмәтендә бәхетле гомер көзен кичерүче Нәҗиһә Фәтыйх кызы Фәезова бу көннәрдә бик сирәкләргә генә насыйп була торган гомер бәйрәмен билгели. Аны шушы югары үрне яулавы белән мәртәбәле кунаклар – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, урындагы "Герой" авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Фәргать Фәрит улы Ваһапов, Тайняш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков, Тайняш авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты, авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре килде, балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары җыелды. Реканс Фәнил улы юбилярга котлау-бүләкләрен һәм ил Президенты В.В.Путинның, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның тәбрикләү хатларын тапшырды, изгелекле теләкләр җиткерде. Шушы йөз елда илебез тарихындагы барлык вакыйгаларның шаһиты булган хөрмәтле якташыбызның бар гомере җиңел булмаган, тырыш хезмәттә үткән. Бөек Ватан сугышы елларында тракторда эшләп, бик тә җаваплы бригадир вазифасын да башкарып, бөек Җиңүне якынайтуга зур хезмәт өлешен керткән ул. Гомер юлдашы, Бөек Ватан сугышында авыр яраланып кайткан яугир Хәмит Җәмил улы белән күркәм дөнья корып, гомерләре буена колхозда эшләгәннәр, биш балага лаеклы тәрбия биреп, белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Хәзер инде ул 10 оныкның, 21 турунның яраткан картәнисе, гаиләдәге иң хөрмәтле кеше. Якташлары арасында зур ихтирамга ия булган ил анасы, тыл ветераны Нәҗиһә Фәтыйх кызының тырыш хезмәте күп санлы дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән, эшсөючәнлеге, рух ныклыгы белән барлык буын вәкилләре өчен дә үрнәк ул. Бер гасыр белән исәпләнгән юбилее белән котларга килгән кунакларны да яхшы кәеф белән, сөенеп каршы алды ул, гомер елларында күңел түрендә байтак җыелган истәлекләре белән уртаклашты, зиһен-хәтеренең ачыклыклыгы, җор сүзлелеге, шаянлыгы белән сокландырды, фәһемле киңәшләр биреп, яраткан шигырьләрен дә укып ишеттерде. Без дә хөрмәтле ветеранны истәлекле гомер бәйрәме белән тәбрикләп, якыннары кадер-хөрмәтендә якты тормыш еллары, ныклы саулык-сәламәтлек һәм хәерле, иминлек-бәрәкәт, бүгенгечә авылның яме, горурлыгы булып озын гомер кичерүен телибез. (Нәҗиһә Фәтыйх кызы Фәезованың истәлекле гомер бәйрәменә багышланган тулы язма "Игенче" гәзитендә дөнья күрәчәк).

Гасырның яшьтәше ул
Гасырның яшьтәше ул
Гасырның яшьтәше ул
Гасырның яшьтәше ул
Гасырның яшьтәше ул
Гасырның яшьтәше ул
Гасырның яшьтәше ул
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас