

1 июльдә Русиядә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.
2009 елдан башлап әлеге бәйрәм “Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын искә алу һәм кайгы көне” дип атала. Әлеге дата безнең белән янәшә гомер кичерүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү, арабыздан киткәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Бу Русия өчен көрәшкән, сугышларда һәм кораллы конфликтларда Ватанны саклау өчен үз бурычларын үтәүче барлык кешеләрне искә алу көне. Бу көн – үз иленнән читтә хәрби хезмәт бурычын үтәгән русиялеләргә тирән хөрмәт билгесе, үз тормышларын куркыныч астына куеп, тугандаш халыкларга үз дәүләтләренең иреген һәм бәйсезлеген сакларга ярдәм иткән кешеләр алдында баш ию символы.
Бу истәлекле көн хөрмәтенә район үзәгендәге Җиңү паркында мәңгелек утка чәчәкләр салынды.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, район хәрби комиссары Марсель Рәфыйков, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев, гимназиянең тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытучы-оештыручысы Руслан Гыйрфанов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, гимназия укучылары катнашты.
“Бу көнне Ватаныбызны, илебезне, безне намус белән саклаган кешеләрне искә алуыбыз бик мөһим, аларның күбесе чит җирләрдә башларын салган. Без аларны беркайчан да онытмабыз, һәрвакыт хәтеребездә сакларбыз. Традиция алга таба да дәвам итәр, дип өметләнәбез. Бу – безнең өчен хөрмәт билгесе, ә яшьләргә патриотик тәрбия бирү ягыннан үрнәк булып тора. Хөрмәтле хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларда катнашучылар, сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим, – дип тантаналы митингка җыелучыларга мөрәҗәгать итте Светлана Фларис кызы Шакирова.
Ахырда районыбыздан хәрби хәрәкәтләрдә илебез иминлеге өчен башларын салган якташларыбызның якты истәлеген бер минут тын торып искә алдылар.