ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
2 июль 2025, 06:10

“Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!”

Район мәдәният йортының Гөлназ Сәлимова җитәкләгән «Чаткылар» агитбригадасы Таскаклы авылында “Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!” дип аталган концерт оештырды.

“Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!”“Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!”
“Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!”


Иҗат коллективларының патриотик җырлары, шигырьләре, биюләр һәм музыкаль-хореографик номерларнын үз эченә алган программа Ватан хакына батырлык һәм каһарманлык күрсәткән хәрби хәрәкәтләр ветераннары хөрмәтенә уздырылды.
Үзешчәннәр илебезнең тынычлыгы һәм азатлыгы өчен сәламәтлекләрен һәм гомерләрен биргән герой-якташларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Таскаклы авылы халкы концерт программасын җылы кабул итте һәм югары бәяләде, аның күңелгә үтеп керерлек булуын билгеләде. Мондый чаралар нәтиҗәсендә үткән буын батырлыклары истәлеге саклана, заманнар бәйләнеше ныгый һәм яшьләр арасында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләнә.

“Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!”
“Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!”
“Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!”
“Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!”
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас