

Чакмагыш төбәге Ватаныбызны яраткан һәм аңа тугрылыклы ватанпәрвәр якташларыбызның истәлеген саклый. Боларның барысы турында «Чакмагыш икмәге» китабында әйтелә. Китапның төп геройлары – игенчеләр, аларның хезмәтләре һәрвакытта да олы хөрмәт һәм абруй казанган. Китапны төзегәндә автор гәзит һәм журналлар документларына, туганнарының һәм балаларының шәхси истәлекләренә, геройларның гаилә альбомыннан фотоматериалларга таянган. Кешегә туган һәм яшәгән төбәге белән горурлану хас. Безнең район танылган якташлары, язучылары һәм шагыйрьләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән дан тота. Киң әдәби дөньяга танылган шагыйрьләр һәм язучылар белән беррәттән, күп еллар эшләп килүче «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсе әгъзаларының исемнәрен дә әйтергә була. Бу берләшмә әгъзаларының әдәби әсәрләре «Чакмагыш чаткылары» китабына кертелде.