ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүгә - 80 ел
15 июль 2025, 11:30

Өстәл теннисы уйнадылар

«Русия Федерациясендә балачак унъеллыгы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Каразирек авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Теннис уены» спорт сәгате оештырдылар.

Өстәл теннисы уйнадыларӨстәл теннисы уйнадылар
Өстәл теннисы уйнадылар

 Теннис – балага гармонияле үсәргә, иммунитетны ныгытырга һәм физик әзерлекне яхшыртырга ярдәм итә торган яхшы спорт төре. Чарада балалар өстәл теннисы алымнарына өйрәнделәр, тупны бирүне, тупны «тоярга», бәрү көчен һәм ракетканың авышлыгын көйләргә өйрәнделәр. Уен барышында алар теннисчының стойкасы һәм уен вакытындагы хәрәкәтләре белән таныштылар, тупны кире кайтарганда һәм оста итеп тупны борганда көч һәм җитезлектә сынаштылар.

Өстәл теннисы уйнадылар
Өстәл теннисы уйнадылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас