ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
15 июль 2025, 11:41

Закон белән дус яшәү мөһим

Аблай авылы мәдәният йортында «Яшүсмер һәм закон» дигән мәгълүмати әңгәмә үтте.

Закон белән дус яшәү мөһимЗакон белән дус яшәү мөһим
Закон белән дус яшәү мөһим
 Чараның максаты – балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны кисәтү, укучыларда хокукый аң тәрбияләү. Чара барышында балалар “Безгә закон ни өчен кирәк?”,  “Гражданның хокуклары һәм бурычлары кайда язылган?”, “Яшүсмернең нинди хокуклары һәм бурычлары бар?” дигән төп сорауларга җаваплар бирделәр.  Шулай ук алар тәкъдим ителгән кроссвордны җиңел генә чишеп, “Гаеп. Хокук бозу. Җинаять”  дигән төп өч төшенчәне тикшерделәр.  Балаларга җәзаның нинди төрләре була һәм нинди хокук бозулар өчен полиция тоткарлавы мөмкин булуын аңлаттылар һәм  берничә хокукый бурычны да тикшерделәр.
Без барыбыз да илебез законнарын үтәргә бурычлы. Әлеге чарадан соң анда катнашучылар бары тик яхшы гамәлләр генә кылырлар, дип ышанасы килә.
Закон белән дус яшәү мөһим
Закон белән дус яшәү мөһим
Закон белән дус яшәү мөһим
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас