ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүгә - 80 ел
18 июль 2025, 10:00

Якташларыбыз иҗатына багышлап

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм районыбыз 95 еллык юбилее уңаеннан Калмашбаш авылы китапханәсендә якташларыбызга, язучы-фронтовиклар Әкрам Вәли, Мәлих Харис, Гыйлемдар Рамазанов, Әхнәф Бәйрәмов, Гафият Әюповка багышланган «Сугышта булганнар юллары» дип аталган патриотик сәгать үткәрелде.

Якташларыбыз иҗатына багышлапЯкташларыбыз иҗатына багышлап
Якташларыбыз иҗатына багышлап

Китапханәче чарада катнашучыларны әлеге язучылар һәм шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Фронтовик язучылар – сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны үз җилкәләрендә кичергән, намуслы, батыр, сәләтле шәхесләрнең тулы бер буыны ул. Сугыш юллары аша үткән язучылар безнең өчен «үз» сугышлары турында батыр китаплар яздылар. Чарада катнашучылар язучыларның әсәрләрен кычкырып укыдылар һәм хәрби проза классикасына әверелгән әсәрләрдә чагылган батырлык, ныклылык һәм кешелеклелек дөньясына чумдылар. Чарага “Сугыш мизгелләре китап хәтерендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Китапханәче күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмаларга күзәтү ясады.

Якташларыбыз иҗатына багышлап
Якташларыбыз иҗатына багышлап
Якташларыбыз иҗатына багышлап
Якташларыбыз иҗатына багышлап
Якташларыбыз иҗатына багышлап
Якташларыбыз иҗатына багышлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас