

"Саумысыз, авылдашлар!" очрашулары туган җирдә яшәгән һәм шушы җирлектә туып-үсеп төрле төбәкләрдә гомер иткән якташларны күрештереп, туганлык, якташлык җепләрен ныгыта, күңел түрендә йөрткән кадерле истәлек-тойгыларны яңарта. Шундый күркәм бәйрәм районыбызның иң гүзәл табигатьле авылларының берсе булган Бәрдәследә дә үтте. Туган авылларының 100 еллык юбилеен билгеләргә якташлар күмәк җыелды. Аларның шатлыгын уртаклашырга мәртәбәле кунаклар да килде. Бәйрәм тантанасы дәвамында авылның көнкүрешен яхшыртуда, биредә төзекләндерү эшләрен башкаруда һәм бу олы бәйрәмне оештыруда активлык күрсәткән якташлар бүләкләнде. Тәбрикләү чыгышлары җыр-моң белән аралашып барды, бәйрәм үткән мәйдан гөрләп торды. Бу хактагы тулы язманы "Игенче" гәзитендә укырга була.