

Чара кысаларында анда катнашучылар сугыш башлануның тарихи фактлары һәм вакыйгалары белән таныштылар, сугыш елларында патриотизм, батырлык һәм каһарманлыкның әһәмияте турында фикер алыштылар. Батырлык дәресендә шулай ук документаль фильмнар карадылар, шигырьләр укыдылар, сугыш еллары җырларын тыңладылар. Боларның барысы да – фронтта һәлак булганнарга карата хәстәрлек һәм хөрмәт атмосферасы тудырырга ярдәм итте.
Биредә шулай ук Ватанны саклаучылар елына багышланган «Ватан һәм тынычлык сагында» дип аталган патриотик квиз-уены узды. Уенда катнашучылар ике командага бүленеп ярышып, биш раунд үттеләр. Балалар Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтә алдылар.
Чара ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган халкыңның тарихына хөрмәт тәрбияләү һәм тынычлыкны саклауның мөһимлеген аңлау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Патриотик сәгать ахырында “Хәтер һәм кайгы шәме” акциясе үткәрелде.