

Чарада катнашучылар махсус хәрби операциядәге көнкүреш шартлары, Русия армиясе яугирләренең кораллануы, сугыш хәрәкәтләре зонасында булганнарның дуслыгы һәм бердәмлеге, һөҗүм һәм оборона хәрәкәтләренең алып барылуы турында белделәр. Яшүсмерләр зур кызыксыну белән ир-егетләрне тыңладылар һәм җитди сораулар бирделәр. Әңгәмәдә безнең солдатларга тылдан ярдәм темасы да күтәрелде. “Бу – бик мөһим һәм кирәкле эш, сез безгә бик ярдәм итәсез. Якташларыбыздан җылы сүзләр язылган хатлар һәм туган яклардан килгән посылкалар һәрберебезнең күңелен җылыта һәм сугышчан рухыбызны саклый”, – диде очрашу барышында махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз.
Очрашу барлык катнашучылар өчен дә дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Ватаныбызның шундый ышанычлы, батыр, чын уллары булганда күп сынауларны кичергән илебез хәзер дә ныклы торыр. Барысы да исән-сау өйләренә кайтсыннар һәм кешеләрнең йөрәкләрендә тынычлык урнашсын иде. “Каһарманнарыбызга иптәшләре белән дәүләтебезне саклауда һәрвакыт кыю һәм нык торулары өчен рәхмәт белдердек. Тынычлык, иминлек өчен без аларга рәхмәт әйтәбез! Якташ яугирләребез белән очрашу яшьләрдә үз иле өчен горурлык һәм патриотлык хисләре тәрбияләүгә ярдәм итәр, дип ышанабыз”, – диләр чараны оештыручылар.