ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Бөек Җиңүгә - 80 ел
19 Августа 2025, 11:10

Атаклы якташыбызны искә алып

Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Хәмитҗан  Камал улы Зариповка   15 августта 115 яшь тулган булыр иде. Бу көнне авыл халкы, Каразирек мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Победа» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчеләре аның истәлеген хөрмәтләп чәчәкләр салу өчен  бюсты янына җыелды. 

Атаклы  якташыбызны искә алыпАтаклы  якташыбызны искә алып
Атаклы якташыбызны искә алып
 
Хәмитҗан Камал улы Зарипов 1910 елның 15 августында Каргалы авылында  туган. Хезмәт эшчәнлеген 1932 елда  районыбызның «Ударник» колхозында башлый. 1938 елдан Чакмагыш районы Каразирек авыл Советы сәркатибе, башкарма комитеты рәисе булып эшли. 1942-1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Демобилизацияләнгәннән соң 1944-1950 елларда Каразирек авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. 1950 елның декабрендә «Кызыл әләм» колхозы рәисе итеп сайлана, соңыннан ул Маленков исемендәге колхоз, ә аннары “Победа” колхозы итеп үзгәртелә. Елдан-ел Xәмитҗан Камал улы  җитәкләгән колхоз югары икътисади күрсәткечләргә ирешә, игенчелек һәм терлекчелек продуктларын дәүләткә сату буенча республикада алдынгы хуҗалыклар рәтенә керә. Аның сизгер җитәкчелеге астында хуҗалык моңарчы күрелмәгән югарылыкка иреште, нәтиҗәле авыл хуҗалыгы җитештерүе үрнәгенә әверелде. Хәмитҗан Камал улының һөнәри казанышлары күп санлы дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Бодай, арыш, карабодай, башка бөртекле һәм азык культураларын җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда, техниканы югары җитештерүчәнлектә куллануда ирешкән уңышлары өчен СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 23 июнендәге Указы нигезендә атаклы райондашыбызга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Хәмитҗан Камал улы Зарипов истәлегенә туган авылы Каргалыда аның исеме белән урам аталган, Каразирек авылында Геройның бюсты, «Победа» колхозы идарәсе бинасына мемориаль тактаташ куелган. 
Бу истәлекле көндә   бөек якташыбыз истәлегенә тирән ихтирамыбызны белдерәбез.
Атаклы  якташыбызны искә алып
Атаклы  якташыбызны искә алып
Атаклы якташыбызны искә алып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас