ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүгә - 80 ел
4 сентябрь 2025, 07:15

“Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф”

Радий Хәбиров: "Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф. Балаларыбызга һәр мәктәптә – ерак авылларда да, шәһәрнең яңа төзелешләрендә дә – сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар тудырылуы мөһим". БР Дәүләт Җыелышы-Корылтаена юлламадан, 10 декабрь, 2019 ел.

“Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф”“Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф”
“Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф”

2025 елның февралендә Башкортстанда «Яшьләр һәм балалар» федераль милли проектын тормышка ашыру башланды. Шул вакыттан башлап аның кысаларында республиканың мәгариф учреңдениеләре бик күп уңай үзгәрешләр кичерде. Төбәк мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда Башкортстан мәгарифне үстерүгә якынча 101 млрд. сум акча юнәлткән. Шуның 85,4 млрд сумын республика үз бюджетыннан бүлеп биргән. Тагын 15,6 млрд сумы федераль бюджеттан җәлеп ителгән. Мәгариф өлкәсендә финанслар белән ныгытылган мондый актив эшчәнлек безнең республикага Русия төбәкләре арасында алдынгы урыннарның берсен яуларга мөмкинлек бирде. Төзекләндерелгән мәктәпләр саны буенча Башкортстан Русиядә 2нче урында һәм төзекләндерүгә җәлеп ителгән акчалар суммасы буенча 3нче урында тора. Гомумдәүләт проектының төп бурычлары – Русия территориясендә бердәм белем бирү киңлеген булдыру һәм балаларның сәләтләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм арытаба үсешкә талпыныш бирү. Проектның эшчәнлегенә килгәндә, соңгы елларда республиканың мәгариф системасы сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Мәгариф инфраструктурасын киң колачлы яңартуга, заманча технологияләр кертүгә һәм укучыларның, мөгаллимнәрнең шәхси ихтыяҗларына игътибар арта. Модернизацияләү программасы кысаларында Башкортстанда барлыгы 146 мәктәп бинасы яңартылган һәм 55 меңнән артык укучы өчен уку шартлары яхшыртылган. Бу эшчщнлек дәвам итә. Яңа мәктәпләр төзелешенә килгәндә, соңгы биш елда республикада 44 яңа мәктәп үз ишекләрен ачты. 2025 елда тагын бер дистә белем учагын куллануга тапшыру планлаштырыла, 1 сентябрьгә балалар яңа яки яңартылган мәктәпләргә барачак. Проект кысаларында озак еллар игътибар үзәгеннән читтә булган белем учаклары яңарыш кичерә, кайдадыр яңа мәктәпләр төзелә, балаларның сәламәтлеген ныгыту, тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрен тиешле шартларга җиткерү эшләрен хыялдан тормышка ашыру бара. Мондый инфраструктура проектлары матди-техник базаны яхшыртырга гына түгел, ә белем бирү эшчәнлегенә дә игътибар юнәлтергә мөмкинлек бирә. Башкортстанда хәзерге мәгариф системасы һәр укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алуны алга куя. Өстәмә белем бирү программалары кертелә. Аларда балаларның сәнгатьтә, спортта, фәнни юнәлешләрдә сәләтләрен үстерергә ярдәм итү бурычы куелган. Районыбызның Имәнлекул урта мәктәбе дә – шундый яңарыш кичергән белем учакларының берсе. Ул "Яшьләр һәм балалар" гомумдәүләт проектына кергән объектларның берсе буларак, капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. 1963 елда файдалануга тапшырылып, шул көннән алып, биредә бер тапкыр да колачлы төзекләндерү эшләре алып барылмаган. Инде менә мәктәп бүген яңадан тугандай – бөтенләй икенче, танымаслык булып үзгәрде һәм икенче сулыш алды. Капиталь ремонт барышында бар өлеше дә төзекләндерелде, кыскасы – бар да өр-яңа булды. Шушы проект кысаларында 9 млн. сумга кирәкле җиһазлар алынган. Быел Белем көнендә өр-яңа диярлек мәктәпкә 103 бала килде. Тантанада безгә дә катнашу бәхете елмайды. Бу шатлыклы вакыйганы уртаклашырга яңартылган мәктәпкә Белем көненә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм мәртәбәле кунаклар килгән иде. Кыска вакыт эчендә мәктәпкә яңа төс кертеп, аны тулысынча реконструкцияләгән подряд оешмасы җитәкчелегенә ул рәхмәт сүзләре җиткерде. Район җитәкчесе алдагы елларда да авыл мәктәпләренең капиталь ремонтланып торачагына ышаныч белдерде. Реканс Фәнил улы “Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү"программасы ярдәмендә авыл мәктәпләрен реконструкцияләргә мөмкинлек биргән республика һәм илебез җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм киләчәктә илебезнең тыныч һәм имин булуын теләде. Ал тасма киселде, беренче кыңгырау шалтырады, укучылар, ата-аналар һәм кунаклар өр-яңа төс алган мәктәп эченә юнәлделәр. Әйе, быел балаларны якты, иркен коридорлар, яңа җиһазлар һәм уңайлы сыйныфлар, резина өслекле спорт мәйданчыгы каршы алды. Балаларның гына түгел, аларның әти-әниләренең һәм кайчандыр үзләре укыган мәктәпкә сокланып караган педагогик хезмәт ветераннарының да шатлыклы хисләрен күрү күңелле булды, алар һәммәсе дә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Әйе, биредә бөтен шартлар да тудырылган. Уку өчен дә, спорт белән шөгыльләнергә дә уңай мөмкинлекләр бар. Уратып алынган спорт мәйданчыгына резина катлам түшәлгән. Иҗат сөюче балалар мәнфәгатьләре өчен – киң сәхнәле зал бар.

Сергей Александрович Васильев, муниципаль район хакимияте башлыгының архитектура һәм төзелеш буенча урынбасары: “Соңгы елларда республикада мәгариф өлкәсендә балалар бакчаларын, мәктәпләрне, төзекләндерү, үзгәртеп кору буенча бик күп эшләр башкарыла. Безнең Чакмагыш районы да бу юнәлештә читтә калмый. Кыска гына вакыт эчендә Имәнлекул урта мәктәбе күзгә күренеп үзгәрде, яңа сулыш алды. Шушындый комплексы капиталь ремонтны киләсе елны Юмаш урта мәктәбендә эшләргә планлаштырабыз”.

“Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф”
“Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф”
“Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф”
“Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф”
“Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф”
“Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф”
“Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф”
“Безнең аерым игътибар юнәлтәсе өлкә – ул мәгариф”
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас