

Анда хөрмәтле кунак – яугир И. Асланов чакырылган иде. Чара барышында ул үзенең махсус хәрби операция зонасындагы хәрби бурычлары турында сөйләде, чарада катнашучылар белән ихлас аралашты. Балалар зур кызыксыну белән әңгәмәдә катнаштылар, яугиргә көптөрле сораулар бирделәр.
«Русское слово» берләшмәсендә тәрбияләнүче В. Сәлимова «Ничего дороже нет, кроме Родины любимой» шигырен укыды (җитәкчесе Д. А. Акчурина). «Солдат победил войну» җыры белән «Аккорд» берләшмәсе укучысы Д. Макулова (җитәкчесе А.Д. Такыянузова) чыгыш ясады. «Ритм» бию коллективында тәрбияләнүче кызлар (җитәкчесе А.В. Ханнанова) «Встанем» биюен, башкортча стильләштерелгән «Халкыма» биюен А. Мөхәммәтҗанова (җитәкчесе Ю.Р. Сәетова) башкардылар.
Чара ахырында Балалар иҗат үзәге педагогы А. Д. Такыянузова чараны моңлы җырлар белән бизәде. Очрашу хәрби бурычларын үтәп, рухи көч, фидакарьлек, каһарманлык күрсәткән якташыбызга хөрмәт һәм ихтирам билгесе булды.