ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
7 октябрь 2025, 08:35

Җан да, тән дә ял итә

Республика көне алдыннан Чакмагыш районы Тайняш авылында яңартылган парк ачылды.

Җан да, тән дә ял итәҖан да, тән дә ял итә
Җан да, тән дә ял итә


Парк Авыл територияләрен комплекслы үстерү, Җирле инициативаларны хуплау һәм “Бердәм Русия” партиясенең “Халык программасы” ярдәмендә төзекләндерелде.
Паркның барлыкка килүе Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт проектының уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль программасын тормышка ашыру ярдәмендә мөмкин булды. Эшләр 2023 елдан өч этапта алып барылды. Беренче этапта мәйданчык нигезен әзерләделәр, участокны тутырдылар. Икенчесендә брусчаткадан тротуар салыеды, ут баганалары урнаштырылды. Йомгаклау этабында балалар өчен уен комплексы һәм резин өслекле спорт мәйданчыклары, эскәмияләр, велосипед кую җайланмадары урнаштырылды.
– Нәтиҗә бик тәэсирле. Төзекләндерү эләрен без 2020 елдан бирле алып барабыз. Чакмагыш районында бу инде бишенче объект. Паркка карап, проектның тормышка ашуы өчен күпме көч куелганын һәм күпме эшләнгәнен аңлыйсың. Тайняшлылар өчен шатмын. Бу парк авылны үстерү үзәге булсын, балалар һәм яшьләрнең яраткан урыны булсын, – дип белдерде подряд оешмасы вәкиле Аяз Вәлитов.
“Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Фәргать Ваһаповның матди ярдәмен мактап телгә алдылар.
“Авыл уртасында ял урыны барлыкка килде. Балалар да, олылар да бик шат. Булганны хәзер сакларга гына кирәк. Барысы да үзебезнең кулда”, – ди Әгъләм абый.
Ул шушы паркның тарихы белән таныштырып үтте.
“Монда элек кино куялар иде. 1965 елда портком Билалов абый шушы паркка нигез салды. Зәбирнең абыйсы Данил территоияне сөреп чыкты. Авыл халкы чыстартып, коймалады, Хәсән абый паркны карады, төзекләндерелде. 1966 елда шушы агачларны утырттык. Фоат абый агач мичкә белән су ташып, аларны үстерде. Авыл халкына, хакимиятенә, республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт”.
Тамара апа парк ачылуына багышлап язган шигырен укып ишеттерде.
Балалар, олылар – барыбыз
Парктан яшәреп кайтырбыз! Дигән юллар белән тәмамлады ул иҗат җимешен.
Республика алдыннан бу безгә зур бүләк. Безне кайгырткан өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт. Авыл хәзер шәһәр кебек. Бөтен уңайлыклар да бар. Илләребез тынычланып, матур итеп яшик”, – Әлфия апа Батыева.
Биредә олы апа-абыйларга да, яшьләр дә спорт белән шөгыльләнеп, сәламәтлекләрен ныгытырга спорт мәйданчыгы, утырып хәл алырга – эскәмияләр, саф һава суларга – агач-куакка күмелеп утырган, яктыртылган тротуар, бала-чагага уйнарга резин өслекле мәйданчык бар. Кыскасы, җан да, тән дә ял итә!

Җан да, тән дә ял итә
Җан да, тән дә ял итә
Җан да, тән дә ял итә
Җан да, тән дә ял итә
Җан да, тән дә ял итә
Җан да, тән дә ял итә
Җан да, тән дә ял итә
Җан да, тән дә ял итә
Җан да, тән дә ял итә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас