Минем картәтием Мөҗип Кәшфелмәган улы Смаков – әнә шул утлы өермә йоткан миллионнарча корбаннарның берсе: нибары утыз өч яшендә ул илебез азатлыгы өчен яу кырында каһарманлык өлгеләре күрсәтеп башын салган. Гаиләбездә кадерле ядкарь итеп сакланган бу хактагы хәбәрнамәдә 120нче санлы миномет полкы командиры майор Венцкевич һәм батальон комиссары Березко култамгалары белән нәкъ менә шулай: “1942 елның 8 сентябрендә каһәрле немец фашистларына каршы аяусыз көрәштә батырлык өлгеләре күрсәтеп һәлак булды һәм яу кырында җирләнде”, – дип язылган.
Картәтием 1909 елда Рапат авылында дөньяга килгән. Авылдашы Хәдичә картәнием белән өйләнешеп, өч балага – Әлбаб, Вил һәм Илфакка гомер бүләк итәләр. Сугышка алар биш бертуган алыналар. Аны фронтка озаткан 1942 елда төпчекләре – булачак Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, мәшһүр җырчы Илфак Смаковка ике яшь тә тулмаган була әле. Берара Алкино касабасында хәрби өйрәнүләр узгач, аларның частен блокадада калган Ленинград өлкәсенә – революция бишеген дошман камавыннан коткару хакына көрәшкә озаталар.
Бөек Ватан сугышы елъязмасында Ленинград өлкәсенең Синявино поселогы янындагы шул исемле калкулык өчен көрәш мөһим роль уйнаган, чөнки әлеге калкулык шәһәргә илтүче юлны контрольдә тоту өчен уңайлы булган. Берничә чакрым араны ныклы контрольдә тотар-
га ярдәм итүче стратегик биеклекне 1941 елның сентябрендә дошман кулга төшерү белән үк көчле хәрби ныгытмага әверелдергән һәм 1944 елның гыйнвар азагына кадәр, географик өстенлеккә ия булу сәбәпле, биредән чигенмәгән.
Ленинград блокадасын өзү өчен нәкъ менә шушы биеклекне азат итүгә ирешү таләп ителгән, шуңа күрә Волхов һәм Ленинград фронтларының легендар хәрби җитәкчеләр Л.А. Говоров, К.А. Мерецков, В.З.Романовский, М.П. Духанов, Н.П. Симоняк җитәкчелегендәге 54нче, 8нче, 67нче, 2нче удар армияләре яугирләре, 13нче һәм 14нче хәрби һава армияләре очучылары берничә тапкыр көчле һөҗүмгә күтәрелсәләр дә, 1944 елның гыйнвар ахырынача уңышка ирешә алмаганнар.
Картәтием хезмәт иткән полкны 1942 елның 27 августында башланган чираттагы контрһөҗүмгә җәлеп иткәннәр булса кирәк. Ул көнне Волхов фронты яугирләре Липки һәм Ворошково авыллары арасында 15 километр киңлектә һөҗүмгә күчәләр. Синявино касабасына 6нчы санлы укчы полк, ә бераз сулдарак – күл буенда 19нчы санлы укчы дивизия хәрәкәт итә. Ике тәүлек эчендә алар 5,5 километрга көнбатышка үтеп, Синявино поселогы чигенә килеп җитәләр. 30 август иртәсендә алдынгы отряд поселокка бәреп керә, дошманның Ленинград юлын утка тотучы 6 авыр орудиесен һәм корал складын кулга төшерәләр. Дошманны кысрыклап, поселокның көньяк чигенә кадәр барып җитәләр. Әмма сентябрь башында өстәмә көчләр җәлеп итеп һәм югарырак әйтелгәнчә, географик үзенчәлектән файдаланып (калку урыннан һөҗүм итүче совет гаскәрләре уч төбендәй күренә һәм алар өстәвенә кола ялан җирдән һөҗүм итә), фашистлар безнекеләрне яңадан Синявино поселогы эченә – калкулыкка һөҗүм башлаган рубежларынача чигенергә мәҗбүр итә. 4,5,6 сентябрь көннәрендә дә һөҗүмнәр уңышлы булмый, ә 6 сентябрьдән соң биредә позицион алышлар гына дәвам итә. Ә сентябрь азагында фашистлар тагын контрһөҗүмгә күчеп, безнекеләрне поселоктан элекке позицияләренә кысрыклап чыгара. Октябрь аенда исә хәлләр тотрыклана төшә һәм, әйтеп үтелгәнчә, 1944 елның гыйнвар азагынача фашистлар Синявино калкулыгында калалар.
Күрүегезчә, картәтием аяусыз көрәш кырында булган. Телефонист буларак, ул өзлексез элемтә тәэмин итү өчен җаваплылык тоткан. Һәр карышы утка тотылучы яу яланында түше белән шуышып элемтә кабеле сузган, ут яңгыры астында өзеклекләрне ялгагандыр. Иң җаваплы бурычын башкарганда, биргән антына ахыргача тугры калып, Ватан азатлыгы хакына гомерен бирүе билгеле.
Газизебезнең соңгы эзләрен саклаган җирдә булып, аның каберенә баш ию теләген мин – өлкән улы Әлбабның кызы,кечкенәдән үк күңел түремдә йөрттем. Тормыш мәшәкатьләре белән ул 2008 елга кадәр тормышка ашырылмый килде. Шул елда гомер юлдашым Вил Мирсал улы белән әлеге ниятне тормышка ашыру теләге белән Подольск шәһәрендәге хәрби архивка мәрхүмнең җирләнелгән урынын төгәл ачыклау максатында юллама җибәрдек.
Ул чордагы документлардагы буталчыкларны ачыклап бетерү тагын дистә елларга сузылды. Картәтием бер документларда Мөҗит (русча Музит), әтисенең исеме Фульмаган дип күрсәтелә, икенче документларда туган елы 1909 ел урынына 1911 ел дип күрсәтелгән булып чыкты, тагын башка аермалыклар булуы ачыкланды. Аныклыклар кертә-кертә, документлар белән хәлләрне ачыклап бетерүгә һәлак булган урындагы стелада аның фамилиясе булмавы билгеле булды. Архивлар аша төгәллек кертеп, кабере ачыклангач, мәрмәр ташка газизебезнең фамилиясен һәм инициалларын керттерүгә ирештек. Узган елның июль аенда ул җирләнелгән туганнар каберлегенә барганда әтиебезнең исеме дә уелган мәрмәр таш урнаштырылып өлгермәгән иде әле. Быел, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына аны әзерләп бетерергә вәгъдә иттеләр һәм үзебезне кунакка чакырып калдылар.
Быел тормыш иптәшем чираттагы йөрәк өянәге белән урынга калды һәм табибларның барлык тырышлыкларына карамастан, организмы яшәү өчен көрәштә көчсез булып чыкты.
Картәтиемнең каберенә исә август аенда килендәшем Рима Рәзит кызы белән икәүләп барып кайттык. Туган авылы зиратыннан – сөеклесе Хәдичә картәниемнең кабереннән бер уч туфрак алып барып, картәтиемнекенә, ә аннан алып кайтып – картәниемнең каберенә салдык. Алдагы елда исә, картәнием соңгы төяк тапкан кабер ташына үзгәрешләр кертеп, газизләребезнең рухларын сөендерергә исәбем бар. Ә җаннары инде оҗмах түрендә күптән кавышып, алар һәм әтиләре яу кырына киткәндә сабыйлар гына булып калган өч уллары да күптән бергәләрдер, дип өметләнәм.
Тагын бер күңелне кырып торган әйбер дә бар: 1942 елның 18 сентябрендә гаиләсенә озатылган югарырак телгә алынган хәбәрнамәдә картәтиемнең яу кырында батырларча һәлак булуы турында билгеләмә бирелсә, соңрак хәрби комиссариат һәм башка ведомстволардан алынган мәгълүматларда коры гына “һәлак булган” дип күрсәтелә. Каһарманлыгы өчен орден түгел, медаль яки Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнелмәгән картәтиемнең изге җаны өчен үзем үртәлеп куям кайчак… Хәрбиләр кырысрак буладыр шул, күрәсең. Хәер, ул хезмәт иткән подразделение командирлары да хәрби булганнардыр бит…
“Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмый”– әлеге лозунг бүген дә актуаль яңгырый. Ватан азатлыгы өчен гомерләрен аямаган каһарманнарыбызны, аларның батырлыкларын онытырга хакыбыз юк. Алар һәрчак үлемсез.аР