Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
14 ноябрь 2025, 14:50

Сәламәт тормыш рәвеше – яшәү яме нигезе

Зарарлы гадәтләрне кисәтү айлыгында Рәҗәп мәдәният йортында фәһемле чара үтте

Сәламәт тормыш рәвеше – яшәү яме нигезе
Сәламәт тормыш рәвеше – яшәү яме нигезе


Билгеле булуынча, агымдагы ноябрьдә районыбыз җирлегендә тәмәке тартуга, алкогольле эчемлекләр һәм наркотик матдәләргә бәйлелекне кисәтү айлыгы игълан ителде. Авыл биләмәләрендә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә шушы уңайдан төрле юнәлештәге күп санлы чаралар үткәрелә. Быел “Аек авыл” республика конкурсында катнашкан Рәҗәп авыл биләмәсе вәкилләре дә, әлбәттә, бу чараларда актив катнаша. Шушы уңайдан Рәҗәп мәдәният йортында күләмле чара үтте. Анда шушы биләмәнең бәйге тотучы Яңа Бирде авылы вәкилләре, Рәҗәп урта мәктәбенең укытучылары һәм укучылары, ата-аналар, медицина хезмәткәрләре, дин әһелләре, район үзәк һәм авыл китапханәләре хезмәткәрләре катнашты. Бу көнне күрше Бакалы районының “Аек авыл” конкурсында бәйге тоткан Иске Корыч һәм Яңа Катай авыл биләмәләре вәкилләре дә килүе аны тагын да мәртәбәлерәк итте.
Чараны ачып, аны алып баручы Рәҗәп урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Сәлихова чарага чакырылучыларны сәламләде һәм: “Без бүген бирегә кемгәдер акыл бирергә яки гаепләргә дип җыелмадык. Төп максатыбыз – физик, психик, рухи сәламәтлек, бүгенге дөньядагы хәвефсезлек кебек иң мөһим төшенчәләр турында сөйләшер өчен ачык, ышанычлы мохит булдыру. Без сезгә файдалы мәгълүматлар җиткерергә, борчыган сорауларыгызга җавап бирергә телибез”, – диде ул, залдагыларга мөрәҗәгать итеп һәм чакырылган кунакларның чыгышлары темасы белән таныштыра барды. Чараның рәсми өлешендә тәүдә Байбулат авылы фельдшеры Алия Вәлиева сәламәтлекне саклауның төп кагыйдәләре белән таныштырды. Район үзәк дәваханәсе табиб-наркологы Рөстәм Сөндеков алкогольле эчемлекләрдә һәм дару препаратлары составында булган психотроп матдәләр, аларның кеше организмына йогынтысы турында сөйләде. Дәваханәнең табиб-гинекологы Гүзәл Береснева зарарлы гадәтләрнең кеше организмының, аеруча яшь буын вәкилләренең репродуктив системасына тискәре йогынтысын аңлатты. Үзәкләштерелгән район китапханәсен әйдәүче китапханәчесе Гөлназ Бикташева китап укуның зарарлы гадәтләрне һәм авыруларны кисәтүдәге ярдәме турында сөйләп, залдагылар белән җанлы әңгәмә дә үткәрде. Район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе, “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаевның хак динебездә хәрәм булган зарарлы матдәләр турында тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләп сөйләгән вәгазе бик тә фәһемле булды. Рәҗәп авылы китапханәчесе Гөлнур Галимова мәктәп укучыларына тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр һәм наркотиклы матдәләр куллануның сәламәтлеккә китергән зыяны турындагы буклетлар таратты.
Чараның рәсми өлешен йомгаклап, Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев анда катнашучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм чараның икенче өлешен – “Беренче тавыш” җыр конкурсын игълан итте. Өч авыл биләмәсенең сәләтле башкаручылары үзара ярышкан бу районара конкурсны “Аек авыл” республика бәйгесендә катнашкан Яңа Бирде авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рузилә Нәфыйкова алып барды һәм үзе дә залдагы тамашачыларга җыр-моңнарын бүләк итте. Бәйге барышында туган як гүзәллеге, Ватанга тугрылык, кадерле кешеләр турындагы җырлар яңгырады. Конкурс аңны томалаучы матдәләрне кулланмый да вакытны файдалы, күңелле итеп үткәреп булуын янә дәлилләп, тормыш ямененең туган ягыбыз, дөньябыз имин, якыннарыбыз янәшәдә һәм сәламәт булуында икәнен аңларга ярдәм итте. Бәйге ахырында аңда җиңүчеләр һәм актив катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырылды.

Сәламәт тормыш рәвеше – яшәү яме нигезе
Сәламәт тормыш рәвеше – яшәү яме нигезе
Сәламәт тормыш рәвеше – яшәү яме нигезе
Сәламәт тормыш рәвеше – яшәү яме нигезе
Сәламәт тормыш рәвеше – яшәү яме нигезе
Автор: Рәзилә Арсланова
Читайте нас