Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Русия педагогия җәмгыятенең Почетлы әгъзасы. 200дән артык китап, фәнни һәм методик хезмәтләрнең авторы. Зәки Кәримов 1925 елның 15 декабрендә Үрнәк авылында, Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманы Вәли Кәримов гаиләсендә дөньяга аваз сала. Үткен , зиһенле үсмер бик иртә Зәкилектән чыгып Зәки Вәли улына әйләнә. Җиденче сыйныфны уңышлы тәмамлап, Кушнаренко педагогия училищесына укырга керә. Әмма үсмер укуын ташларга мәҗбүр була. 1940 елда илебезнең Бөек Ватан сугышы касафаты алдында торуын исәпкә алып, дәүләт бюджетын кабат “бизмәнгә салып” карауга бәйле була бу хәл. Совет Армиясе составы кискен арттырыла. Хәрби хезмәткә укытучыларда алына. Шул сәбәпле мәктәпләрдә укытучылар җитешми башлый. Зәкигә укытучылык эшен тәкъдим итәләр. Бу вакытта аңа нибары 15 яшь була. Беренче дәрес биргән көнен хәтерләп: “Кушнаренкода укыганда практикант буларак, Әхмәт авылы мәктәбендә дәрес биргән идем. Шундый ук җентекле әзерлектә Үрнәктә сыйныф бүлмәсенә барып кердем. Монда тавыш, ду кубалар. Парта өстеннән берсен берсе куып төштеләр дә, миңа килеп бәрелделәр. Үз авылым бит, барысы да таныш. Өлгәш мәү сәбәпле, бер сыйныфта калган иптәшләрем: “Бар чык, Зәки, укытучы апа керсә ачуланыр”,– дип мине куып чыгардылар. Сыйныф бүлмәсеннән чыгуымны күргән директор Гыйлемҗан ага Батыев мине кире җитәкләп кертте һәм: ”Менә сезгә яңа укытучы, яхшы укысагыз, сез дә укыта алырсыз”, – дип чыгып китте. Менә шулай укытучы булып киттем”, – дип сөйләгән иде. Аның яшьлеге давыллы чорга туры килә. Яше җитү белән армия сафына алына. Тоцк хәрбилагерында әзерлек үтә, аннан Харьков юнәлешендә сугышка керә, арытаба Волхов фронтына җибәрелә. Ленинградны ка маудан коткаручылар сафында була, һөҗүм вакытында каты яралана. Аз гына савыккач, аны шул ук 54нче армиянең мед санбаты янындагы хәрби складлар сакчылары сафында калдыралар. Сәламәтлеге тагын да яхшыра төшкәч, ул Латвия җирендә үз полкташлары янына ашкына. Резекне, Даугавпилс, Гулбене һәм Рига шәһәрләрен азат иткәндә зур батырлыклар күрсәтә. 1945 елның 8 маенда Зәки Кәримов совет армиясе тылындагы дошман бандаларына каршы көрәшүче эчке хезмәтнең хәрби көчләр сафына тәрбияче политрук итеп күчерелә. Ә бу тагын да җаваплырак бурыч була. Чөнки бандитлар көндез тыныч халык арасында күзәтчелек итә, иснәнә, төнен исә явызлыклар кыла. Көнбатыш Белоруссиянең Бобровщина поселогында аеруча читен була: явыз көчләрнең тамырын корыту өчен җирле халык белән бәйләнешкә керү таләп ителә. Бу якларда Зәкинең сугышка кадәр биредәге яшьләргә йогынтысы көчле була, һәр чыгышын кызыксынып тыңлыйлар. Кимчелекләр белән килешмәве, инициативалы һәм барыннан да бигрәк, аң-белемгә омтылышы югарыда утырганнар игъти барыннан читтә калмый , әлбәт тә. Ул яшьләрне комсомол са- фына керергә өнди, район ком- сомол конференциясендә бу җә- һәттән эш тәҗрибәсе белән таныштыра, райком аппараты эшчәнлеге белән килешмәвен әйтә, яшьләр арасында актив лыкны күтәрүгә омтылуы, төрле чаралар оештырганда башлап йөрүе партия райкомының бе ренче секретаре Капустинны шундый карарга китерә – конференция барышында ук Зәки Кәримовны Көнбатыш Бело руссиядә комсомол райкомы секретаре итеп сайлыйлар. Җаны-тәне белән бирелеп эшли егет, анда узган өч ел гомере нәтиҗәсез генә үтми: комсомол әгъзалары саны 15 тапкырга арта, дистәләгән колхоз оештырыла. Нәкъ шул елларда ул читтән торып Витебск укытучылар институтын тәмамлый. Җитди мәшәкатьләр, ыгы-зыгылар белән көннәр үткән саен ул күбрәк туган ягы, матди кыенлыклар кичергән әнисе һәм кече туганнары турында уйлый. Демобилизацияләнеп кайту белән авылда урта мәктәп директоры итеп тәгаенләнә. Сугыштан соңгы авыр чор. Ярым җимерек мәктәптә ике сменада укыталар. Ягып җылы туның мәшәкатен ул чорда укы ганнар онытмагандыр. Шаран урманыннан утын әзерләргә авылдашларын директор үзе алып бара. Берчак июль аенда коточкыч гарасат куба һәм мәктәп түбә сен алып очыра. Директор икен че көнне үк барлык җәмәгать челек һәм ата-аналарны җыеп, яңа уку елына әзерлек мәсьә ләсен күтәрә. Бераздан хөкүмәттән авылда яңа мәктәп салу өчен акча бүленә. Тик төзелешне үз көчең белән башкарырга кирәк була. Кешеләр атлар җигеп, Аскын районына юнәлә, агач әзерли. Агач материалы сал белән Караидел һәм Агыйдел елгалары буйлап агызыла, Кушнаренко пристаненнән ташыла. Яңа типовой проект белән бина салына һәм анда балаларга белем һәм тәрбия бирүнең иң нәтиҗәле алымнары кулланыла. Биш елдан Зәки Вәли улын Чакмагыш районы мәгариф бүлеге мөдире итеп үрләтәләр. Ул 700 укытучыдан торган зур коллективка идарә итә, мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшен тиешле дәрәҗәгә күтәрү өчен күп көч сала. 1955 елда алар инспектор Рифгатъ Ну риәхмәтов һәм яшь хезмәткәр Флүр Гыйльметдинов белән әле ге системадагы кимчелекләрне бетерү чарасын күрәләр: карлы-буранлы көннәрдә дә урын нарга чыгалар, хәтта дистәләрчә километр араны җәяүләп үтәләр, укытучылар составын наданракларыннан, кода-кода- гыйлыктан чистарталар, белемле кадрлар исәбенә тулыланды ралар, укыту-тәрбия эшенең сыйфатын күтәрәләр. Зур бүләк – Башкорт АССР Югары Сове ты Указы белән атказанган укытучы исеме дә нәкъ шул елларда бирелә. Әмма ул: "Один в поле не воин", — дип район мәгариф системасында барлык уңышларны күмәк тырышлык нәтиҗәсе дип билге ләп, башка фидакарьлек күрсә теп эшләгәннәрне дә бүләкләр гә тәкъдим итә. Һәм бу югары исем башкаларга да бирелә. Чакмагышлыларның әлеге сис- темадагы эш тәҗрибәсе рес публика күләмендә данлана, БАССР Югары Советы Прези диумы тарафыннан эшчәнлекне тирәнтен өйрәнү өчен дәрәҗәле комиссия җибәрелә. Зәки Вәли улының докладын тыңлыйлар да, тупланма итеп чыгарырга тәкъдим итәләр. Кәримовның “На путях перестройки сельской школы” дигән тәүге китабы әнә шулай дөнья күрә. Районның башка өлкәләрен күтәрер өчен дә кеше кирәк була. КПССның Чакмагыш райкомының икенче секретаре, ә бераздан район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Ул эшчәнлек алып барган елларда басучылыкта уңыш күләме 2,5 тапкыр арта. Сыер маллары 3-5 тапкырга ишәя. СССР Халык Казанышлары күргәзмәсендә чакмагышлылар лаеклы урын тота, күпләргә зур бүләкләр бирелә. Ә алтын медаль белән алтын кул сәгате Зәки Вәли улына атап җибәрелә.