Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
20 ноябрь 2025, 13:50

Тик хәтерләр генә яңара

…Булмаса да күргән сугышларны Йөрәгемдә никтер пошыну... “Киләчәктә илләр тынычлыгы Булыр”, – дигән якты ышану. Резеда ШакиРова.

 Совет гаскәрләре Әфган иленнән чыгарылгач, ягъни 1989 елдан башлап илебездә 15 февральдә Әфганчылар көне бигеләп үтелә. Районда 1987 елның ноябрендә «әфганчылар советы» төзелде һәм ул бүген дә эшчәнлеген дәвам итә. Советның рәисе итеп хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр сайланды. Беренче рәисе Сергей Пугачев булды (Чакмагыш механика заводында комсомол оешмасы секретаре иде). Ул Уфага укырга киткәч, Рәиф Фәрит улы Сибатов сайланды. Ул «Сугышчан батырлыклары өчен», «СССР Кораллы Көч ләренә 70 ел», «Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле Әфган халкыннан» медальләре белән бүләкләнә. Аннан соң шундый ук медальләр һәм СССР Югары Советы Президиумы грамотасына ия булган Мансур Хәкимулла улы Хәйруллин әфганчылар оешмасын җитәкләде. Медальләр белән бүләкләнгән, «Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры Җәвит Хәниф улы Хәбибуллин бу җаваплы вазифаны дистәләрчә еллар дәвамында башкарды. Бүгенге көндә яугирләрне Рамил Рәшид улы Йосыпов туплап тота. Ул СССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, «Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле Әфган халкыннан», «СССР Кораллы Көчлә ренә 70 ел», «Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 20 ел» һәм «Әфганстан сугышы ветераны» медальләре белән бүләкләнгән. Әйе, әфганлылар оешмасын төзүнең әһәмияте зур булды. Дөрес, авыл җирлегендә яугирләргә льготалар күп, зур ярдәмнәр күрсәтелде, дип булмый. Шәһәрләрдә исә фатир, машина алу һәм башка льготалардан файдалана алдылар. Әмма бер гаилә кебек тупланып тору да аларның яшәешен мәгънәле итә. Алар һәрчак аралашып, хәл белешеп, үзара ярдәмлә шеп яшиләр. Комсомолның өлкә комитеты күрсәтмәсе нигезендә булдырылган советлар эшчәнлеге яугирләргә эш табу, социаль мәсьәләләрдә ярдәм итүдә, криминалга кушылмасыннар, читкә чыгып китмәсеннәр өчен дә таләп ителгән. Чөнки ул чорда Әфган сугышына карата төрле карашлар булды. Әфган сугышының канлы вакыйгалары турындагы «Русия Әфганстан ветераннары союзы»ның Башкортстан оешмасы хәстәрлегендә язмалар 2005 елда Уфада нәшер ителгән «Помянинас, Россия…» дигән китап рәвешендә тарих булып мәңгеләште. Ком-чүл илендә дистәдән артык дәүләттән хәрби интернационалчылар катнаша. Иң күбе русиялеләр – 306600 кеше (барлык катнашучыларның 45,4 проценты). Пәндшер тарлавыгында, Парван, Багдан, Каниса, Кунар, Герат , Кандагар, Пактия, Жаузжан,Нимроз провинцияләрендә, Хост округында һәм башка биләмәләрдә совет гаскәрләре хәрби операцияләр үткәрә. Аларда башкорт станлылар кыюлыклары белән аерылып тора. Канлы бәрелешләр зур югалтулар китерә. Әлеге китапта дошман белән алышта батырларча башын салган яки билгесез югалган 343 Башкортстан егетенең исемнәре урын алган. Ә бит моңа кадәр без һәлак булучыларны 300 дән артык дип белә идек. Китап дөнья күргәннән соң бай так вакыт узды.Үкенечкә каршы, һәлак булганнарның саны артмас дип әйтеп булмыйдыр да. Интернациональ бурычын үтәгәндә яу яланында башын салган алты яугир – безнең райондашларыбыз. Туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайта алмасалар да, илгә даннары кайтты. Тормышның ямен татып карамаган, мәхәббәт ялкынын да янарга да өлгермәгән асыл егетләребез мәңгегә 18-20 яшьлек булып калдылар. Кургаш кәфеннәргә төренгән яугирләрне җир куенына тапшыру биктә аянычлы, тетрәндергеч булды. Бүген алар турындагы хәтирәләрне яңартабыз, тарихка кереп калырдай батырларыбыз булганга горурланабыз да. Бу исемнәрне онытырга хакыбыз юк.

Дәвамы гәзиттә укыйаласыз.

Автор: Рәзифә Сәхапова
Читайте нас