Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
20 ноябрь 2025, 14:50

Якташ Герой истәлеген мәңгеләштереп

Илебез, республикабыз һәм районыбыз тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган якташ геройларыбызның исемен мәңгеләштерү – безнең бурычыбыз дип исәпли якташларыбыз.

Белүебезчә, геройлар булып тумыйлар. Сынаулар аша үтеп, Ватан хакына үз гомерен аямый, иң сыналышлы мизгелләрдә каһарманлык өлгеләре күрсәтеп мәңгелек тарихка кергән чын мәгънәсендә шәхес, ватанпәрвәр булган кешеләр генә герой була алалар. Яшь буын вәкилләренә тормышыбызда һәр дәвердә дә батырлыкка урын барлыгын исләренә төшереп, арабызда яшәп, алар укыган мәктәп юлларыннан йөрегән, алар белем алган классларда укыган һәм тормыш юлы меңләгән ватандашларга үрнәк булырлык якташларыбыз турын да сөйләү, алар турындагы хәтерне саклау һәм туган җире безнең тарихына хөрмәт, аның белән горурлану тойгыларын тәрбияләү максаты белән иле безнең күп төбәкләрендә “Герой партасы” проекты тормыш ка ашырыла. Ул “Бердәм Русия” партиясе тәкъдиме белән гамәлгә керде. Үткән атнада районыбызның иң зур уку йорты булган Чакмагыш гимназиясендә дә шушы проект белән бәйле истәлекле вакыйга булды. Биредә тантаналы шартларда дүртенче Герой партасы ачылды. Ул шушы мәктәпне 2008 елда тәмамлаган элекке укучы, махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә Ватаныбыз бәйсезлеген яклап батырларча һәлак булган райондашыбыз Ильнур Ринат Иргалиевның якты истәлеген мәңгеләштерде. Тантана да билгеләнүенчә, бу мәктәп берничә дистә ел дәвамында инде чын мәгънәсендә яшь буын вәкилләренә патриотик тәрбия бирү үзәкләренең берсе булып тора. Биредә тәүге Герой партасы шушы уку йортының элекке укучысы, яугир-интернационалчы, батырлыгы өчен һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнгән Рифкать Гәрәев истәлегенә булдырылган иде. Парталарның икенчесе Чечен Республикасында бандит форми рованиеләренә каршы барган канлы бәрелешләрдә һәлак булган Илнур Габделихсановка багышланды. Өченче парта шулай ук шушы мәктәптә белем алып, аның үрнәкле укучыларының берсе булган, махсус хәрби операция барышында илебез бәйсезлеген яклаган да, каһарманлык өлгеләре күрсәтеп һәлак булган Артур Хәмәтгәрәевның якты истәлеген мәңгеләштереп ачылган иде. Каһарман якташыбызга багышланган тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, яугирнең әнисе Резеда Рәшит кызы Иргалиева һәм туганы Ирина Ринат кызы катнашты. Русия һәм Башкортстан Республикасы гимнары яңгыраганнан соң тантаналы чараны ачып, гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова: “Илнур Ринат улы безгә туган илгә фидакарь хезмәт итү һәм каһарманлык өлгесе мирасларын калдырды. Без аңардан үрнәк алып алып, көчле рухлы, туган илебезгә тугрылыклы булырга һәм заман алдыбызга куйган сынауларны шундый ук тәвәкәллек белән хәл итәргә өйрәнергә тиешбез. Без үз укучыбызны беркайчан да онытмаячакбыз”, – диде. Илнур Ринат улына белем биргән педагоглар – сыйныф җитәкчесе Светлана Исхак кызы Баембитова белән тормыш хәвефсезлеге нигезләре һәм Ватанны яклау уку предметы укытучысы Руслан Марсель улы Гыйрфанов якташ яугир турын да җылы хатирәләре белән уртаклаштылар, аның хәзерге укучылар өчен бар яклапта үрнәк булуын билгеләделәр. Каһарман якташыбызның әнисе Резеда Рәшит кызының улы турында сөйләгәннәре дә чара да катнашучыларның һәркай сының күңеленә үтеп керерлек булды. Ул улының әдәбиятне, сәнгатьне яратуын билгеләп, аның герой шагыйрь М. Җәлилнең шигырендәге: “Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә, эше калсын Мең яшәрлек имән булып”, – дигән юлларны тормыш девизы итеп алуы турында сөйләде һәм укучыларны улы кебек Ватанны яратырга чакырды. Әйткәндәй, тантана барышында Илнур Ринат улының алышлар туктап торган арада яудагы хезмәт тәшләренә яттан сөйләп ишеттергән шушы шигырьнең видео язмасы да күрсәтелде. Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров герой якташыбызның әнисенә лаеклы ул тәрбияләгәне өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, яугир якташыбыз үзе һәләк булганнан соңлаек булган Каһарманлык Орденын һәм чәчкәләр тапшырдылар. Гимназиядә үткәрелгән бу тантаналы чара каһарман якташыбызның истәлеген мәңгеләштергән Герой партасы буыннар бәйләнешен күзгә күренмәс, әмма ныклы җеп белән бәйләр, чарада катнашкан Шәйморатов сыйныфында белем алучы малайлар-кызлар, яшь армиячеләр һәм гомумән, мәктәпнең, районыбызның барлык укучылары өчен каһарманлык, Ватан хакына фидакарьлек һәм барлык өлгесе булып калыр.

Автор: Рәзилә Арсланова
Читайте нас