Бу зарарлы гадәтләргә бәйле кешеләргә һәм аларның гаиләләренә күп бәлаләр китерә. Чөнки начар гадәтләр йогынтысы нәтиҗәсендә гомер озынлыгы шактый кыскара, үлемнәр арта. Тәмәке тарту, алкоголизм һәм наркомания үз сәламәтлекләре, шулай ук балаларының сәламәтлеге һәм иминлеге турында борчылган барлык кешеләрдә гаять зур хәвеф тудыруы турында әйтергә кирәк. Торган саен күбрәк кеше булачак буын турында уйлана, шуңа күрә алар балаларны, үсмерләрне, зарарлы гадәтләргә бирелмәгән барысын бу бәладән саклап калырга телиләр. Кешене эчтән һәм тыштан үтерүче шушы өч гадәтнең үсешен кисәтү буенча районыбызда ныклы эшчәнлек алып барыла. Шушы көннәрдә тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләргә һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау айлыгы кысаларында, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” дип аталган чара оештырылды. Чара балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, җитез, өлгер булу сәләтен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту, ата-аналар һәм балалар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында уздырылды. Спорт ярышларында районыбызның авыл биләмәләреннән 11 гаилә көч сынашты. Ярыш булгач, җиңүчесе дә була. Беренче урынны Чакмагыш авыл биләмәсеннән Хөснетдиновлар гаиләсе алды. Альберт Нәҗип улы белән Юлия Зиннур кызы – актив һәм спорт гаилә. Уллары Даниярны да алар сәламәт яшәү рәвешендә тәрбияли. Икенче урынга Имәнлекул авыл биләмәсеннән Әлфрид Дамир улы, Гөлнара Марат кызы һәм аларның кызлары Ралина лаек булды, өченче урынны Рапат авыл биләмәсеннән Бәхтияр белән Сәйрә һәм аларның уллары Хәмит Дусчановлар яулады. Җиңүче гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.