Бу истәлекле дата Русия Федерациясе календарендә аерым урын алып тора. Ул Русия империясенең иң югары хәрби бүләге – Изге Георгий орденын булдыру хөрмәтенә билгеләнә. Русиядә Геройлар көне 2007 елның 28 февралендә гамәлгә кергән “Русиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы Федераль Законның 1-1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы 22-ФЗ Федераль Законы белән раслана. Русиялеләр өчен бу дата – яу кырларында гомерләрен аямаган, тыныч тормыштагы хезмәттә фидакарьлек күрсәткән ватандашларыбызның батырлыгы алдында хөрмәт белән баш ию, аларга рәхмәт хисләрен җиткерү көне. Бүгенге, илебез яугирләре баш калкытырга омтылган нацизм тарафдарлары белән дәүләтебез бәйсезлеген саклап калу өчен алышкан чорда, бу истәлекле датаның мөһимлеге, аның ни дәрәҗәдә көнүзәк булуы аеруча ачык аныклана һәм кабул ителә. Русия Геройлары дигәндә өлкән һәм урта буын вәкилләре тәү чиратта Бөек Ватан сугышында илебезгә Җиңү яулаган каһарманнарны күзаллый. Немец-фашист баскынчыларына каршы алып барылган бу тиңдәшсез алышка 10065 якташыбыз китә, аларның 5794 генә туган якларга әйләнеп кайта ала. Башкортстанда һәм районда бу бөек алышта һәлак булган, дошманны кыйратып Берлингача барып җитә алган һәм туган якларга әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән якташларның исемнәрен, алар турындагы хәтерне мәңгеләштерү җәһәтеннән күләмле эшләр башкарылды. Район үзәгенең Җиңү паркында туган ягыбызның бәрәкәтле туфрагында туып үскән Советлар Союзы Геройлары Вахит Газим улы Галимов, Габдрахман Хәким улы Латыйпов, Василий Семенович Николаев, Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Гомәр улы Сәлиховның бюстлары урнаштырылган. Паркта 2020 елда үткән реконструкциядән соң яу кырларында һәлак булган һәм фронттан туган якларга әйләнеп кайта алган якташлар хөрмәтенә аларның исемнәре язылган ике стела урнаштырылды. Быелгы, илебездә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгәләнгән тарихи елда, мондагы стела алдындагы Мәңгелек ут “Җиңү утын саклыйбыз” проекты чикләрендә реконструкцияләнде һәм илнең 80 төбәгендәге мемориалларның берсе булып, табигый газ челтәренә кушылды. Илгә Җиңү яулауга үз өлешлә рен керткән, дәүләтебез бәйсезлеге өчен гомерләре белән түләгән, данга күмелеп туган якларга кайта алган, сугыш елларында тылда фидакарь хезмәт салган райондашларыбыз турындагы якты хәтерне мәңгеләштерү өчен 27 ел дәвамында район гәзите мөхәррире булып эшләгән өлкән остазыбыз Хәйдәр Фәйзрахман улы һәм аның улы Айдар Хәйдәр улы Басыйровлар берничә томнарны берләштергән энциклопедияләр язып, нәшер ишеттеләр. 2015 елдан башлап илебездә Бөек Җиңү бәйрәме билгеләнгән 9 май көнендә безнең Чакмагыш районындагы авыллар урамнарыннан “Үлемсез полк” сафлары үтә. Бу акциягә елның-елында йөзләгән райондашларыбыз кушыла, анда катнашучылар саны елдан-ел арта гына бара. Әйе, батырлык онытылмый, ул җирдә ятып калмый дибез. Районыбызның йөзләгән уллары данлы исемнәргә, сугышчан орден-медальләргә лаек булды.
Русия Геройлары көнендә без шулай ук фидакарьлек һәм туган Ватаныбызга тугрылык күрсәтеп, башка дәүләтләрдәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Русия гражданнары турындагы хәтерне яңартабыз. Илебез хәрбиләренә дөньяның тыныч булмаган төрле дәүләтләрендә кабынган дүрт дистәдән артык локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашырга туры килә. Өч дистәдән артык сугышларда безнең районыбызда туып үскән 300дән күбрәк якташыбыз катнаша. Районның истәлекле даталар календарен дә Локаль сугышларда катнашкан яугирләр көне барлыкка килде. Бу көнне без Әфганстан җирендә һәм Чечня Республикасында барган канлы бәрелешләрне үткән, наркотик матдәләр трафигын тоткарлаган, илнең якын һәм ерак чикләрендә террорчылар белән алышкан һәм халыклар арасында тынычлык урнаштырган яугирләрне хөрмәтлибез һәм бу алышларда һәлак булган якташларыбыз алдында түбәнчелек белән баш иеп, алар турындагы хәтерне яңартабыз. Әфган сугышы ялкыны аша районыбызның 200дән артык ир-егете үтте. 33 якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Чакмагыш төбәге тарихына да җуелмас хәрефләр белән язылды бу еллар. Әлбәттә, илебез гражданнары бу илдә генә түгел, дөньяның “кайнар нокталары” дип танылган башка бик күп дәүләтләрдә – Испания, Монголия, Кытай, Корея, Венгрия, Чехословакия, Ливан, Вьетнам, Сирия һәм башка бик күп илләрдә дә тәртип урнаштыруга үз өлешләрен керткән. Ел саен шулай ук Русия Федерациясе гаскәрләре составында ил эчендә һәм аның чикләреннән читтә – Чечен Республикасында, Дагстанда, Көньяк Осетиядә, Абхазиядә, Днестр буенда, Таулы Карабахта һәм Донбасс җирләрендә чыныгу үткән яугирләрнең якты хәтере дә искә алына. Чечен Республикасында һәм Төньяк Кавказ төбәгендә кабынган кайнар нокталардагы алышларда катнашкан 154 якташыбыз да каһарманлык һәм батырлык үрнәге күрсәтте. Аларның өчесе һәлак булганнан соң Каһарманлык ордены белән бүләкләнде.
2022 елның 24 феврале – махсус хәрби операция башланган, дөньяны “моңарчы” һәм “аннан соң” дигән капма-каршы төшенчәләргә бүлеп, дәүләтебез тарихына кергән көн. Әлеге ва кытта 400дән артык якташыбыз картәтиләрнең данлы юлын дәвам итеп, неонацистларга каршы каты алышлар барган Донбасс җирендә илебез бәйсез леген яклап көрәшә. Аларның һәркайсы дәүләтебезне саклауга лаеклы өлеш кертә. Ватан бәйсезлеген яклап, һәлак булган һәм әлеге вакытта хәрби операция бурычларын үтәгән, яу кырларында авыр җәрәхәтләр алып туган якка кайткан бу яугирләр – туган җиребезнең горурлыгы һәм көче. Каһарманлык һәм патриотлык традицияләренең күчәкилешлеге дәвам итә. Якташ геройларыбыз һәр вакыт безнең сафларда калды һәм кала. Барлык яугирләрнең хәрби казанышларын санап чыгып булмаса да, без аларның һәркайсын белергә, яуда һәлак булганнар турындагы якты хәтерне сакларга, яңа буыннарга тапшыра барырга тиешбез. Яугирләрдән тыш, районыбызның бәрәкәтле җирлегендә унбер Социалистик Хезмәт Герое да туып үскән. Аларның фидакарь эшчәнлекләре кече Ватаныбыз һәм республикабыз белән тыгыз бәйле.