Сәфәр «Белем вагоны» белем бирү программасы чикләрендә узды һәм балаларга бик күп якты тәэссоратлар һәм яңа ачышлар бүләк итте. Иң тәүдә егетләр һәм кызлар Кызыл мәйданга – Мәскәүнең йөрәгенә юл тоттылар. Монда алар мәһабәт Кремль һәм аның атаклы манараларын күрделәр, Василий Блаженный соборының матурлыгына сокландылар, мавзолей, Минин һәм Пожарский һәйкәле тарихы турында бик күп кызыклы мәгълуматлар белделәр. Кызыл мәйданнан соң Арбат – Иске Мәскәү рухы белән сугарылган легендар урам буйлап йөрделәр. Балалар кызыксынып борынгы йортларны карадылар, Арбатның атаклы кешеләре турындагы күп тыңладылар һәм бу урынның иҗади мохитеннән ләззәт алдылар. Артабан шәһәр буенча экскурсия булды. Сәфәрнең кульминациясе театрга поход булды. "Ночь перед Рождеством" мавыктыргыч иммерсив спектаклен карау да аларда якты хисләр калдырды.Театр куелышы экскурсия программасына бик яхшы өстәмә булды, ул мәктәп укучыларына Мәскәүне тарихи гына түгел, ә илнең мәдәни үзәге буларак та күрсәтте. Мәскәүгә бару балалар өчен чын маҗара булды. Алар, башкаланың тарихы һәм мәдәнияте турында күп яңалыклар белеп, дөньяга карашны киңәйттеләр, илһам һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.