Шушы көннәрдә җитәкчеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Мират Хәнәфи улы Локмановның хәлен белеп, ихлас әңгәмәләште, тазалык, хәерле озын гомер теләде. “Бердәм Русия” партияснең “Яңа ел белән, ветеран!” акциясе кысаларында узган визит вакытында алар үткәннәрне искә алып, сугыш еллары хәтирәләре белән уртаклашты, хөрмәтле ветеранга бүләкләр тапшырды.
Сыйрышбаш авылында игелекле гомер кичерүче олы хөрмәткә ия аксакал, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мират Хәнәфи улы Локманов бер гасырлык гомер бәйрәмен күптән түгел билгеләп үтте.
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе иясе, “Алга” кооператив-колхозының мөгътәбәр атказанган колхозчысы Мират Хәнәфи улы Локманов Бөек Җиңүнең 80нче языннан соң алтын көз аенда бер гасырлык күркәм юбилеен балалары, онык-туруннары игътибар ихтирамында олылап билгеләп үтте. Хөрмәтле ил агасының изге ниятләренең тормышка ашуын күрергә насыйп булды. Сыйрышбаш авылында тәүдә башлангыч, арытаба җидееллык мәктәптә белем алганда да зирәклеге, төгәллеге, олы җаваплылыгы, һәр яңалыкны отып калып үзләштерергә омтылуы белән аерылып тора үсмер. Күп замандашлары кебек үк, киләчәккә корган якты планнарын челпәрәмә китергән Бөек Ватан сугышы башланганда уналтысы да тулмаган Миратка тиз арада егетлек корына керергә туры килә. Тәүге айлардан ук илебезне явыз баскынчылардан курчалау хакына аяусыз көрәшкә юнәлгән әтисен, абыйларын һәм башка өлкәнрәк авылдашларын алмаштырып, яшьтәшләре белән бергәләп алар авыл өлкәннәре, хатын-кызлар белән беррәттән колхоз эшләренә җигелә, Җиңү таңын якынайту хакына көн-төн ал-ял белми эшли. 1943 елның 2 февралендә ул чакта унҗиде генә яшьлек Миратка да хәрби хезмәткә повестка килә.
Ил алдындагы изге бурычын үтәргә күп яшьтәшләре белән беррәттән юнәлгән егет тәүдә Ырынбур янәшәсендә 53нче аерым укчылар полкында 6 айлык хәрби әзерлек курсларын үтә. Сентябрь аенда 164нче мотоукчылар батальоны яугире буларак, Икенче Украина фронты составында явыз дошманнарга каршы көрәшкә кушыла. Тәүге чирканчыкны мотоукчы Локманов Житомир шәһәрен азат итү өчен барган көрәшләрдә ала. Танк гаскәрләренә беркетелгән аларның мотоукчылар подразделениесе бер-бер артлы илебез шәһәрләре һәм авылларын дошман коллыгыннан азат итә-итә көнбатышка җиңүле адымнар ясый. Умань шәһәре янындагы тиңдәшсез алышта яраланып, Белая Церковь шәһәрендә хәрби госпитальдә аякка басып, үзләренең частенә әйләнеп кайтта. Җиңү таңын Польшаның Краков шәһәрен азат иткәндә яраланып госпитальдә ятып чыкканнан соң тернәкләнеп килүче яугир буларак склад каравыллауны башкарган хәрби частьтә каршылый. Артабан аларның частен Ерак Көнчыгышка күчерәләр. Биредә ул япон милитаристларын тез чүктерүдәге алышларда да үзен чын патриот, кыю яугир итеп таныта. 1945 елның декабрендә демобилизацияләнгән ут-сулар кичкән яугиргә 20 генә яшь булса да, киң күкрәген изге яуларда кан коеп яулаган медальләр бизи, кыюлыгы шулай ук Югары Башкомандующий И.В. Сталинның берничә Рәхмәт хаты белән дә билгеләнә.
Әйтеп үтәргә кирәк, бүгенге көндә районыбызда ике Бөек Ватан сугышы ветераны калды. Аларның икенчесе – Иске Үзмәш авылында яшәүче Рифгать Фаяз улы Баянов. Җитәкчеләр якын киләчәктә аны да бәйрәм белән тәбрикличәк.