ИГЕНЧЕ
+2 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
24 Апреля , 06:10

Туган төбәгебез һәм якыннарының йөрәк җылысын сыйдырып

Районнан махсус хәрби операциядәге якташ яугирләргә чираттагы 35нче гуманитар олау озатылды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аны  якташларыбызга шәхсән озата китте.  

Туган төбәгебез һәм якыннарының йөрәк җылысын сыйдырыпТуган төбәгебез һәм якыннарының йөрәк җылысын сыйдырып
Туган төбәгебез һәм якыннарының йөрәк җылысын сыйдырып

        Тупланылган әйберләрнең барысы да махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга илтеп тапшырылачак. Илебез мәнфәгатьләре хәл ителгән әлеге операциягә битараф булмаган төрле яшьләрдәге райондашларыбыз,  районыбыз оешма-учреждениеләре вәкилләре, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярдәм күрсәтү теләген белдереп, бу изге эштә актив катнаша. Алар өчен кыска гына вакыт эчендә төрле транспорт чаралары – өч “УАЗ” һәм “Нива” автомобильләре, запчастьләр, дроннар, элемтә һәм саклану өчен техника,  инструментлар, төзелеш материаллары, маскировкалау челтәрләре, азык-төлек, медикаментлар һәм башка башка кирәк-ярак әзерләп җибәрелде.  Туган яктан килгән һәр ярдәм, һәр җылы сүз ир-егетләрне җиңүгә өнди, рухларын күтәрә.   Туган төбәктән, якыннарыннан, гаиләләреннән килгән сагынычлы сәламнәр, күчтәнәчләр тынычлык өчен көрәшүче якташларыбызга күңел җылысы булып барып ирешер һәм аларга рухи көч өстәр, дип ышанабыз.  Олау имин генә барып җитсен, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын. Дөньяда тизрәк тынычлык урнашсын.

Туган төбәгебез һәм якыннарының йөрәк җылысын сыйдырып
Туган төбәгебез һәм якыннарының йөрәк җылысын сыйдырып
Туган төбәгебез һәм якыннарының йөрәк җылысын сыйдырып
Туган төбәгебез һәм якыннарының йөрәк җылысын сыйдырып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас