+17 °С
Дождь


Кирәк: 1 кг җиләккә 600 г шикәр комы,500 граммлы банкалар., капкачлар Әзерлибез: Җир җиләген чистартабыз, салкын суда юабыз һәм шикәр комы салып төнгелеккә калдырабыз. Иртән җиләкләр салынган савытны салмак утка куеп, кайнап чыккач 10 минут пешереп алабыз, күбеген җыябыз. Суытабыз. Янәдән утка куеп, кайнап чыккач,5 минут пешереп алабыз.Жиләкләрне артык болгатмыйбыз, алар бөтен көе калсын. Массаны кайнар килеш стерильләштерелгән 0,5 литрлы банкаларга тутырабыз, капкачлап җылы әйбергә төрәбез. Сиропны чәйгә салып эчәргә,ә җиләкләрен бөтен көе ашарга була. Саклап куегыз! Рәфисә киңәш итә блогыннан